Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Каенсарга 90 тулды (+фоторепортаж)

Шушы көннәрдә Каенсар авылының 90 еллыгы билгеләп үтелде.

Авыл халкы, кайткан кунаклар хөрмәтенә район мәдәният үзәге хезмәткәрләре концерт программасы тәкъдим итте. Әлеге чараны оештыруда башлап йөргән шушы авылдан чыккан күренекле хезмәт һәм сугыш ветераны, бүгенге көндә Чепьядагы "Халыклар дуслыгы" музееның алыштыргысыз директоры Гарифҗан Галиев, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин, район социаль яклау бүлеге белгече Фәния Йосыпова, Югары Субаш авыл җирлеге башлыгы Рәнис Вафин, Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы җәмгыяте җитәкчесе Рамил Мөхәммәтгалиев, Субаш мәктәбе директоры Раилә Галиева һәм Югары Субаш авыл җирлеге имамы Фидаил Гайнетдинов, авыл старостасы Нурхада Гыйлемҗанов, шушы авыл кызы, гомере буе терлекчелектә эшләп, Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек булган Фарзия апа Гыйльманова һәр кайсы үз чыгышында Каенсар авылы тарихына бәйле хәтирәләрне яңартып, авыл халкының бердәм, тырыш булуларына соклануларын белдерделәр.
"Авыл бәйрәме" ачык һавада, табигатьтә, авыл уртасындагы Гарифҗан Галиевның үз хәләл акчасына Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә салдырган һәйкәл янында үтте. Әлеге тантанада мактаулы хезмәткәрләр, авылның иң өлкән кешесе һәм иң яшь баласы да бүләкләнде. Бәйрәмгә килгән халыкка район кулланучылар җәмгыяте берләшмәсенең Чепья бүлекчәсе сәүдә хезмәте күрсәтте. Кайнар чәй һәм коймаклардан авыз итү мөмкинлеге дә булдырылган иде.
Кыскача гына авыл тарихына тукталыйк: Балтач - Мари-Төрек юлы буенда, уң якта, Балтачтан 25 чакрым ераклыкта, төньякта моннан 90 ел элек бер авыл калкып чыгуы мәгълүм. Аңа матур яңгырашлы Каенсар исеме белән атыйлар. енсар Югары Субаш авыл җирлеге берәмлеге составына керә. Мари Республикасы чигендә урнашкан бу җирлеккә 1927 елда Арбор авылы кешеләре килеп төпләнә, шуңа да авылның халык телендәге икенче исеме "Арбор пүчинкәсе" була. Беренчеләрдән булып Хаҗи Сәмигуллин, Ибәтулла Сафин, Сәлахетдин Галләмов, Вәли Хисмәтов, Фәйзулла Вильданов гаиләләре нигез сала. Озакламый Арбордан һәм башка якын-тирә авыллардан килеп төпләнүчеләр табыла - 1930 елга 36 хуҗалыклы яңа авыл барлыкка килә, 190 кеше яши. Нәкъ шушы елда алар бергәләшеп колхоз төзиләр, яңа зур өметләр баглап, "Алга" дигән яңгыравыклы исем бирәләр. Рәис итеп Әгъзам Әхтәмов сайлана. Яшьләрне оештырып, авылга керә торган юлга кызыл флаглар белән бизәп капка да ясап куялар. Халык аны революция капкасы дип атаган. 1938 елның җәендә авылда янгын чыгып, 8 гаилә йорт-җирсез кала. Авылның иң булган 32 ир-егете Бөек Ватан сугышы фронтларына озатыла. Аларның 20се ил азатлыгы өчен башын сала.

1944-1960 елларда авылда башлангыч мәктәп эшли. Мәктәп башта колхоз рәисе булып эшләгән Әгъзам Әхтәмов йортында урнаша. 1948 елда бурадан махсус бина салына. Балалар булмау сәбәпле, 1960 елда мәктәп эшләүдән туктый. Әлеге бина озак еллар авылның клубы булып хезмәт итә. Ләкин ул хәзерге көндә юк инде. Каенсарда бүген Тукай исемендәге хуҗалыкның терлек фермасы гына сакланып калган. Авыл халкы нигездә шунда хезмәт куя.

1987 елда авылда һәр йортка су кертелә, ә 1994 елдан табигый газдан файдалана башлыйлар.

Бүгенге көндә Каенсарда 18 хуҗалык бар, дүртесе буш тора. Барлыгы 54 кеше яши.
Кичә барышында тарихи фактлар хакында, бай табигате, елга-күл, болын-тугайлары, тырыш халкы турында истәлекләр күп яңарды. Бактың исә, үзенчәлекле, мавыктыргыч эчтәлекле концерт программасының сценарий автор шушы авыл кызы, озак еллар район мәдәният бүлеге методисты булып эшләүче Рәхимә Габдрахманова икән!
Каенсар халкы үзләренә булган мондый кадер-хөрмәткә, оештырылган бәйрәмгә күңелләре булып таралышты.
Автор фотолары.
http://baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250