Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кайбер әти-әниләр 2 сентябрьдә ял итә алачак

Баланы тантаналы линейкага озату өчен 2 сентябрьдә ничек ял алырга?

Күп кенә эш бирүчеләр мәктәп яшендәге балалары булган хезмәткәрләргә өстәмә ял көне бирә.
Белем көне-һәр укучы өчен мөһим вакыйга һәм әти-әниләр бу көнне балалар белән үткәрергә тели. Әмма 2 сентябрь — эш көне булса, нишләргә?

SuperJob юристы Александр Южалин ял көнен ничек алырга кирәклеге турында киңәшләре белән уртаклашты.

Башта үзегезнең компания кагыйдәләрен өйрәнегез. Күп кенә эш бирүчеләр мәктәп яшендәге балалары булган хезмәткәрләргә өстәмә ял көне бирә. Җитәкчелектән сорагыз, мондый мөмкинлек биреләчәкме?

Ял алыгыз. Иң гади вариант-2 сентябрьгә хезмәт хакын саклап калмыйча ял алу. Яисә еллык отпускны шушы көнгә туры китереп, эш бирүчедән аны күчерүен яки өлешләргә бүлүен сорагыз.

Кан тапшырыгыз. Донорлык өчен сезгә өстәмә түләүле ял көне каралган.

Ял көнендә эшләгән өчен өстәмә ял көне алыгыз. Әгәр сезне ял көнендә эшкә чакырган булсалар, югары түләү урынына өстәмә ял көне сорагыз, дип яза «Шәһри Казан».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев