Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кайсы кыз иң матуры?

Әниләр көнен каршылаганда туган уйланулар

Ашханәдә никах туе бара. Алып баручы кияү-кәләшне котларга дип туганнарын чакырды. Котларга дип 4-5 яшьлек бер малай да чыкты. Малай үзе белән таныштырды. Алып баручының: «Укыйсыңмы, эшлисеңме?» – дигән шаян соравына бик җитди итеп: «Садикка йөрим», – диде. Алып баручы: «Анда кызлар күпме?» – дип сорады.  «Бик күп», – диде малай. «Кайсы кыз иң матуры? Кайсысын күбрәк яратасың?» – дигән сорауга малай: «Әниемне!»– диде. Шушы җавапка әнисенә мәхәббәт, шатлык, куаныч, бәхет – барысы бергә сыйган иде.

Әниләр турында сүз чыкса, мин һәрвакыт шушы вакыйганы искә төшерәм, колагымда шул малайның: «Әниемне яратам!» – дигән сүзе яңгырый. Уйлар сөреше бик еракларга алып кереп китә. Бик күпләрнең әйтергә теләп тә, әйтә алмаган сүзләрен шушы 5 яшьлек малай бөтен җиһанга яңгыратты.

Уйлар... Уйлар... Бик күп төрле алар. Нәкъ шул уйлар күк, язмышлар да төрле. Ялгышлар да күп, уңышлар да бар.

Менә бер вакыйга. Гарәп илләренең берсендә энесе абыйсын судка бирә. «Гадәти хәл инде», – диярсез. Юк шул. Энесе судка биргән гаризасында яза: «Әниемне абыем тәрбияли. Ләкин минем матди хәлем абыемныкына караганда әйбәтрәк. Мин әниемә күбрәк хөрмәт күрсәтә алам. Миңа да әниемне тәрбияләргә рөхсәт бирегез», – ди.

Күзләргә кабат яшьләр тула. Ике туган изгелек эшләүдә ярыша.

Менә икенче вакыйга. Балалары булуга карамастан, күршеләре өлкән генә бер апаны картлар йортына урнаштыра. Рөхсәт алулары авыр булса да, күршеләре бу эшне башкарып чыга. Ананың күзендә яшьләр. Бу яшьләр – күршеләрдән читенсенү, балаларына карата рәнҗү, бөтен дөньяга, язмышына үпкәләү яшьләре... Бу урында: «Әй, балалар, нишлисез?! Әй, адәмнәр, нинди затларга әйләндек без?!» – дип кычкырасы килә.

Ә шулай да күңелдә яхшы уйлар, теләкләр күбрәк. Әй, кешеләр! Безгә гомер биргән, безнең өчен яшәгән, безнең белән борчылган, шатланган, безнең өчен гомерен дә бирергә әзер булган әниләребезне аңласак, яратсак иде. Алар турында кайгыртсак, нинди генә хәлдә булсалар да, аларны ничек бар – шулай кабул итсәк иде. «Җәннәт әниләрнең аяк астында», – диде Пәйгамбәребез (с.г.в.). Яратабыз сезне, гафу итегез безне, ӘНИЛӘР!..

 

Илгиз Әхмәдуллин,

Балтач бистәсенең «Балтач нуры» мәчете имам-хатыйбы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев