Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кайсы мәктәпләрендә 1 сентябрьдә «Үсеш ноктасы » үзәкләре ачыла?

Төзүгә федераль һәм республика бюджетларыннан 4,4 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Балтач муниципаль районының 4 мәктәбендә: Куныр, Яңгул, Кече Лызи, Нөнәгәр мәктәпләрендә 1 сентябрьдә «Үсеш ноктасы » үзәкләре ачыла.

Бу "Үсеш ноктасы«табигый фән һәм технология юнәлешендәге белем бирү үзәкләре. Аларны төзүгә федераль һәм республика бюджетларыннан 4,4 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Проект физика, химия, биология фәннәреннән белем бирү сыйфатын яхшырту өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

Аерым алганда, кабинетлар биология, экология, физиология, нейротехнология, химия һәм физика буенча цифрлы лабораторияләр, цифрлы микроскоплар, химия буенча бердәм дәүләт имтиханы җыелмалары белән җиһазландырыла. Физика кабинетлары өчен робот-манипуляторлар, механика, мехатроника һәм робот техникасы буенча белем бирү җыелмасы сатып алына.

«Үсеш ноктасы» үзәкләре «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты буенча төзелә.

Чыганак: Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев