Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кала журналистлары велосипедта җилдерүче Куныр халкын күрергә кайтканмы?

Авыл җирендә бала-чаганың җәйге ялы көтү көтеп уза. Чират көтүе әрсез болыт кебек, әйләнә дә килә, әйләнә дә килә.

Каникул дигәннәре, валлаһи, көтү чираты саклап үтеп китә, чөнки авыл җирләрендә соңгы вакытта мал асраучылар бермә-бер кимеп бара.
Балтач районы Куныр авы­лында моның киресен күреп шаккаттым. Аларда да көтүне чиратка салганнар, тик башкалардан аермалы буларак, әллә нигә бер генә әйләнә. Мал күп. 220ләп хуҗалыгы булган авылда ике көтү. Районда ­шәхси хуҗалыкларда иң күп сыер асраучылар да Куныр авыл җирлегендә икән - 660 (!) баш. Бу җирлеккә җиде авыл керсә дә, әлеге күрсәткечкә саллы өлеш кертүчеләр Шода белән Куныр исәбендә, диләр. Күп кеше өчәр, бишәр сыер асрый ди.
Без Кунырга барган көнне авыл клубында сәнгать җитәкчесе булып эшләүче Райхан Гыйләҗев тә көтүдә иде. Ярдәмгә күрше малае Хәлилне дә алып чыккан. Хуҗалыкта өч сыер, өч бозау бар, дип сөйләп торды ул да.
- Югары очның көтүе көчле­рәк, анда якынча 170­тән артык сыер булса, түбән очта бер 146лап бардыр, - ди ул.
Кунырда тырыш кеше­ләр яшәгәнлеге урамыннан ук ялт итеп күренеп тора. Йортлар, каралты-кура бар да тәртиптә. Халык берсеннән-берсе кызыгып, көнләшеп, йорт-җирен карый булса кирәк. Урам уртасыннан асфальт юл уза. Авылның бер башыннан икенчесенә барып чыкканчы биш чакрым юл узарга кирәк, диләр. Барып кайтуың унга әйләнә болай булгач. Шуңа күрә дә монда бөтен халык - мәктәп балаларыннан башлап, пенсионерларга кадәр барысы да диярлек велосипедка утыр­ган.
Көннең көнендә урамның бер башыннан икенчесенә йөрүче Фәнзилә Нәҗипова (Куныр), Рәсимә Йосыпова (Шода) кебек хат ташучыларга да бик кулай транспорт чарасы ул. Бигрәк тә «фермак»лар үз иткән велосипедны. «Фермак» - бусы Куныр жаргоны. «Якты юл» фермасында сыер савучы булып эшләүче хатын-кызларны авылда әнә шулай дип йөртәләр. Алар эшкә велосипед белән барып кайта. Бу сиңа елына бер тапкыр ниндидер проект кысаларында гына велосипедка утыру түгел инде. Республикада авыл халкы арасында велочемпионат була калса, Кунырныкылар берәүгә дә ал бирәсе түгел.
Сүзен-сүзгә
Хәмит ГӘРӘЕВ, Россиянең һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. 1969 елдан башлап дүрт дистә елга якын Балтач районы «Якты юл» колхозын җитәкли. Ул чорда хуҗалык республикада иң алдынгы үрләрне яулый.
- Авыл агасы да иске бер алачыгын гына сүтә башласа да, кирәге чыкмасмы дип мең кат уйлый, яңасын җиткермичә искесенә кагылмый. Яңа система булмаган килеш колхозларның бетерелүен мин әле бүгенгәчә аңлап җитә алмыйм. Әлбәттә, төрле җирлектә төрле җитәкчеләр бар, авыр хәлдәге хуҗалыклар да булгандыр, тик, гомумән алганда, колхозлар авыл халкын яшәтте, ниндидер ышаныч, өмет бирде. Ниндидер үзгәрешләр керткәнче кат-кат уйларга кирәк иде, әлбәттә. Бетергәнне кабат булдыру бик авыр.
Расиха ФӘИЗОВА,
Зөлфия ХӘЛИУЛЛИНА.
Чыганак: http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250