Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Камил, Камилла, Ислам Президент чыршысына ничек чакырылганнар (фото)

Укуда һәм спортта югары нәтиҗәләргә ирешкән яки күпбалалы үрнәк гаиләдә тәрбияләнүче баларны ел да башкалага Президент чыршысы бәйрәменә алып бару матур бер традициягә әверелде.

Быел безнең районнан 35 бала баруын бер хәбәр иткән идек инде. Ә башлангыч сыйныф укучылары арасында мәдәни көндәлек алып бару буенча республикакүләм бәйгеләрдә катнашып җиңү яулаган өч укучыбыз исә махсус чакыруга лаек булганнар.

"Укучының мәдәни көндәлеге" дигән проект балаларны гына түгел аларның әти-әниләрен дә "уятып" җибәрде. Гаилә белән мәдәни чараларга бару, цирк, музей-театрларга йөрү үтәлергә тиешле бер гамәл кебек кабул ителә башлады. Әле алай гына да түгел укучы балалар һәм әти-әниләр арасында иң мәдәниятлеләрен ачыклау өчен төрле иҗади бәйгеләр оештырылды.
Мәдәни көндәлекне тутырып баручы, әлеге көндәлекнең сайтындагы конкурсларда катнашып җиңүчеләр hәм сайтның актив кулланучылары исемлегенә керүчеләр арасында безнең район укучылары бар. Менә алар 1нче этап җиңүчеләре: 2нче сыйныф укучылары арасында Камил Хәкимҗанов, 3нче сыйныфлардан Камилла Юнысова - икесе дә Балтач гимназиясеннән, 4нчеләр арасыннан Ислам Гатауллин (Норма мәктәбе).
Ә уку елы тәмамланганда, май аенда "Иң мәдәниятле әти-әни"ләрнең кем булуы да ачыкланачак. Фотолар Камил Хәкимҗановның әнисе Ясминәдән алынды. Ясминә Хәкимҗанова исә үткән ел шушы проект кысаларында районның "Иң мәдәниятле әни"се булып танылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250