Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Камиллеккә омтылучы Әминә ханым

Гомер көзләренә кергәндә дә, безнең Әминә апа гел актив, гел хәрәкәттә

Сүзем мөгаллимә, хәбәрче, җәмәгать эшлеклесе Әминә Габделбәр кызы Мөхәммәтҗанова турында.

Ул 1950 елда атаклы мәдрәсәсе белән бөтен тирә-юньдә дан тоткан данлыклы Түнтәр авылында туа. Туган телгә булган мәхәббәт аны Казан дәүләт педагогика институтына алып килә. 1973 елда, укытучылык дипломы алгач, Карадуган урта мәктәбендә укучыларга туган тел һәм тарих фәннәре нигезләрен төшендерә башлый. Эзләнүчән мөгаллимә, фән нигезләрен укыту белән чикләнмичә, колхоз радиосында диктор һәм мөхәррир була. 12 авыл халкы ул әзерләгән тапшыруларны көтеп ала, күпләр үзләре дә чыгыш ясау бәхетенә ирешә. Авыл яшьләре белән сәхнәләштергән “Гөлҗәннәтнең җәннәте” спектакле исә район бәйгесендә беренчелекне ала.

Мәктәптә укыганда ук Муса Җәлил эзләреннән сәфәргә чыгучы Әминә апа музей эшчәнлеген дә нәтиҗәле итеп оештыра. Аның җитәкчелегендәге “Кызыл ромашка” штабы М.Җәлилне белгән бик күп шәхесләр белән элемтәгә керә, хатлар алыша, кызыклы очрашулар оештыра. Шагыйрьнең сеңлесе Хәдичә, хатыны Әминә һәм кызы Чулпан белән очрашу истәлекләре – фотосурәтләр, магнитофон язмалары музейда әле дә кадерле ядкарь булып саклана.

Шубан егете Ринат белән гаилә коргач, ул мондагы башлангыч мәктәптә нәниләргә хәрефләр язарга өйрәтә, сабыйларны тәүге тапкыр белем серләренә төшендерә.

Ринат абый белән Әминә апа гаиләсе һәрьяктан үрнәк өч бала тәрбияләп үстерделәр. Аларның өчесе дә югары белем алды.

Уллары химия-технология университетын тәмамлады. Олысы Рәдис – Оргсинтез заводында оператор, кечесе Риназ – Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгының әйдәп баручы белгече. Кызлары Гүзәл – әнисе һөнәрен дәвам итә. Норма мәктәбендә балаларга инглиз һәм испан теле нигезләрен төшендерә. Бик күп бәйгеләрдә актив катнаша, гел алдынгы урыннарны яулый.

Әминә апаның мөгал-лимлек стажы 47 ел! Бу, төптән уйлап карасаң, ике кешелек хезмәт юлы, ләбаса...

Әминә апа 28 ел буе башлангыч сыйныфларда белем бирде. Ул башлангыч сыйныфлар өчен риторика дәреслекләре авторы. Яңгул һәм Балтач мәктәбенең тәҗрибәле укытучылары Гөлсинә Сафиуллина, Миләүшә Гарифуллина белән берлектә “Переспектив башлангыч мәктәп” программасы буенча дәреслекләр комплекты төзеделәр. Бүгенге көндә дә республикабыз балалары алар төзегән “Әдәби уку” дәреслекләре белән гыйлем нигезләрен яулыйлар.

Әминә апа сәнгатькә гашыйк. Сәхнәдә нәфис сүз остасы булып таныла. Ул укытып чыгарган балалар да төрле бәйгеләрдә гел алдынгы урыннарны ала.

Берәр концерт, спектакльне сәхнәләштергәндә, без Әминә апаны режиссер итеп чакырабыз. Кайда нинди интонация, нинди хәрәкәт кирәк – һәммәсен әйтеп бирә.

Тынгысыз күңелле Әминә Габделбәр кызы берничә җәмәгать эше башкара. 1999 елдан Шубан авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе. 2011 елда Казанда Республика ветераннар советының VI конференциясендә катнаша. “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының урындагы җитәкчесе, район хатын-кызлар оешмасы вәкиле.

Әминә Габделбәровна 2013 елда “Ел хатын-кызы” бәйгесендә дә уңышлы чыгыш ясады. “Өченче буын героинясы” номинациясендә икенче урынга лаек булды. Ике тапкыр Каюм Насыйри исемендәге премия конкурсанты.

Яшьтән үк сәяхәт итәргә ярата. Элекке Советлар Союзының күп кенә республикаларында туристик сәяхәтләрдә күргәннәрен коллегаларына мавыктыргыч итеп сөйли.

Тәҗрибәле мөгаллимә 15 ел Шубан мәктәбендә укучыларга ислам кануннары нигезендә әдәп-әхлак кагыйдәләрен өйрәтте. Хезмәтенең олы бәяләмәсе – Изге Хаҗ сәфәренә юллама булды.

Ул гел камиллеккә омтылып яши. “Ислам дине кабул ителүнең 1000 еллыгы” исемендәге мәдрәсәнең кичке бүлегендә белем ала.

Әминә апаның тынгысыз эшчәнлеге хөкүмәтебез тарафыннан да югары бәяләнә. Ул – хезмәт ветераны, Россия Мәгариф министрлыгының мактау таныклыгы, Мәскәү “Академкнига/Дәреслек” нәшриятының рәхмәт хатлары һәм башкалар белән бүләкләнде.

Гөлләр патшалыгындагы һәрбер гөле аның кемнән алынуына карап исемләнә: Хәсәншәех Гали абый лаләләре, Маһиасмә лилияләре... Яшелчә, җиләк-җимеш бакчасы да күзне иркәли. Гел шулай матур булып, үзегезнең елмаюыгыз белән иркәләп, безнең янәшәдә озак еллар гомер кичерегез, Әминә апа!

Инсаф Сәләхетдинов,

Шубан төп мәктәбе укытучысы.

Фото: гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар 70 яшь