Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Каникулларда да 22 сәгатьтән соң балалар өйдә булырга тиеш

Тиздән мәктәп укучыларының көзге каникуллары башлана. Бу чорда ата-аналардан аеруча игътибарлы булу сорала. Балалар иркенгә чыккач, тиешле кагыйдәләрне үтәп бетерми.

Алар каникул вакытында кичке сәгать 10нан соң да җәмәгать урыннарында йөрергә мөмкин. Моңа юл куймаска иде. Шәһәрдән авылга кайткан балалар өчен зур җаваплылык алып калган әби-бабайларга да аеруча игътибарлы булу кирәк.
22 сәгатьтән соң инспекторларга эләгүчеләрнең күпчелеген нәкъ менә шәһәр балалары тәшкил итә. Баланың кайда, кем белән булуын, вакытында өйгә кайтуын кайгырту кирәк. Авыл җирендә ул-бу булмас дип бу хәлләргә җиңел карарга ярамый. Мәсәлән, балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспекторлар уку елы башлану белән мәктәпләрдә булып, кичке 10нан соң балалар өйдә булырга тиеш, әгәр вакытында кайтмаса, эзләп чыгыгыз дип әти-әниләр каршында чыгышлар ясаган иде. Күп тә үтми нәкъ менә шушы мәктәпләрнең берничә укучысы пиво эчеп, белем йортының тәрәзәләрен вата. Нәтиҗәдә, бала әти-әнисе белән комиссия каршына баса.
Районыбызда мондый күңелсез күренешләр еш кабатлана. Шуңа да каникуллар алдыннан без берничә әти-әнигә: «Бала кичен ничәдә өйдә булырга тиеш? Һәм сез бу таләпләргә ничек карыйсыз? Күңелсез хәлләргә калганыгыз юкмы?» - дигән сораулар белән мөрәҗәгать иттек.
ТӘНЗИЛӘ: «Балалар уку чорында кичке сәгать 10да, ә җәйге каникул вакытында 11дә өйдә булырга тиеш. Баланың кайда, кем белән булуын, вакытында өйгә кайтуын ныклы контрольдә тотабыз. Һәм бу шулай булырга тиеш дип уйлыйм».
ИЛДАР: «Улым һәрчак кичке 10нан соң өйдә була. Тик бервакыт дусларыннан кайткан чакта инспекторларга эләкте. Комиссия каршында җавап тотарга туры килде. Хәзер моңа зур игътибар бирәбез».
ИЛСӨЯР: «Балабыз кичен дискотекаларга йөрмәсә дә, дусларына, янәшәдә генә яшәүче туганнарыбызга бара. Кичке уннар якынлашу белән аңа шалтыратып, 10га кадәр өйдә булырга дип исенә төшерәм. Күңелсезлекләргә очраганыбыз юк. Закон кушканнарны үтәп яшибез».
Фото: http://www.baby.ru/blogs/post/99135100-24151081/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250