Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Каникулның һәрбер көнен балалар факеллылар белән үткәрә

Мәктәп укучыларының каникулы чорында “Факел” яшүсмерләр клубында берсеннән-берсе кызыклы чаралар үткәрелеп тора.

Мәктәп укучыларының каникулы чорында “Факел” яшүсмерләр клубында берсеннән-берсе кызыклы чаралар үткәрелеп тора. Март ае дәвамында түгәрәккә йөрүче балалар белән тәмәке тартуның зыяны турында төрле сөйләшүләр узды. 27 март көнне исә, укучылар барлык белемнәрен туплап, әлеге темага стенгазета ясадылар һәм тәмәке тартуның никадәр зыянлы булуын шунда тасвирладылар.

Шулай ук әлеге клубта милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләргә карата да чаралар үткәрелде, алар балалар белән кызыклы уеннар рәвешендә алып барылды.

“Факел” клубында үткәрелүче әлеге кызыксындыру чаралары балаларның вакытын файдалы үткәрү юнәлешендә эшләнеп, киләчәктә үзенең уңышларын бирер дип ышаныйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Факел"