Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Капиталь ремонт, чыннан да, капитальмы? (+фоторепортаж)

Төзелеш объектларында район иҗтимагый Советының чираттагы күчмә утырышы булды.

Районның иҗтимагый Советы әгъзалары район җитәкчелеге белән капиталь ремонт бара торган объектларда кабаттан рейдларда булдылар. Балтач гимназиясендә һәм бистә үзәгендәге Нариман 43нче йорт адресы буенча урнашкан күпфатирлы йортта барган капиталь ремонт эшләре белән таныштылар. Күчмә киңәшмә эшчәнлегендә район башлыгы ярдәмчесе, районның коррупциягә каршы көрәш комиссиясе сәркатибе Энҗе Гарипова, район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район төзелеш һәм архитектура, торак-коммуналь хуҗалык бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев әлеге объектларда булып, төзелеш эшләренә карата үз фикерләрен белдерделәр.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров районда дәүләт программалары буенча бара торган төзелеш эшләре буенча җаваплы буларак, төзелеш эшләреннән канәгать булмавын белдерде. Объектлардагы башкарылган эшләргә бәя биреп барды, мәсәлән, гимназиянең ашханә өлеше мәйданы шактый зурайтылган. Анда бүгенге көндә идәнгә плитка ябыштыру эше бара. Тик эшнең сыйфаты гына тиешле дәрәҗәдә түгел, кимчелекләр урында күрсәтелеп, кыска срокларда төзәтергә кирәклегенә басым ясалды. Спортзалда да ремонт эшләренең күпчелек өлеше тәмамланган. Тик түшәм өлешендә агартып киткәннән сож яңгыр каты явып, түбәдән су агу сәбәпле, башкарылган эшкә беркадәр зыян килгән булган. Узган рейд вакытында ук бу кимчелек төзәтелергә кушылган булса да, бүгенге көнгә кадәр төзәтелмәгән иде. Тагын бер кат искәртелде. Тулаем алганда, спортзалда идән җәяселәре генә калган.

Яңа уку елы башланырга ай ярым вакыт калып бара, 20нче августтан мәктәпләрдә кабул итеп алу комиссиясе йөри башлавын исәпкә алсак, бу вакытның тагын да азрак булуы ачыклана. Димәк, төзелештә эш темпларын һәм эшче көчләр санын арттыру – район җитәкчелеге тарафыннан бурыч итеп куелды.

Нариман урамындагы күпфатирлы йорттагы капиталь ремонт эшләре өлешчә генә башкарылган әле. Шулай да башкарылган кадәрендә дә кимчелекләр очрады. Күптән түгел генә йортны тулысынча әйләндереп алган нигез буена салынган ныгытма (отмостка) бүгенге көндә ватыла башлаган, берничә урында чатнаган җирләре дә барлыгы күзгә чалынды. Иҗтимагый Совет әгъзалары тарафыннан “Подъездларда стеналарны агарту эше җиренә җиткереп, әйбәт итеп башкарылсын иде, һәм шулай ук подвал өлешендәге электр үткәргеч чыбыкларның тулысынча яңартылып алмаштырылып бетүен тәэмин итәргә кирәк”, дигән тәкъдимнәр яңгырады. Алдагы рейдлар, ягъни тикшерүләр барышында бу ясалган кимчелекләрнең нәтиҗәсенә игътибар зур булачак, дип кисәтте Совет әгъзалары. Шулай ук шушы йортта яшәүчеләрнең дә тәкъдимнәре урынлы булса, аларга колак салырга кирәклеге әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзелешләр