Капкагыздан кем чыга? яки тагын мәңгелек тема турында
Бер йортка килен төшерәләр. Әй, киендереп күрсәтә болар киленне! Берсеннән-берсе кыйммәтле, матур кофта-күлмәкләр дисеңме, башкасымы – нәрсә күрәләр, барысын алып бирәләр.
Күптән түгел мәзәккә тиң итеп шундый бер хәлне сөйләгәннәр иде. Чынмы ул, уйлап чыгарылганмы, белмим. Әмма бик тә чын дип ышанасы һәм барчабызга өлге итеп күрсәтәсе килә.
Бер йортка килен төшерәләр. Әй, киендереп күрсәтә болар киленне! Берсеннән-берсе кыйммәтле, матур кофта-күлмәкләр дисеңме, башкасымы – нәрсә күрәләр, барысын алып бирәләр. Аларның «кырга сыймаслык» кыланышын күзәтеп торган таныш-белешләренең, инде болар үгез саткан акчага киленнәренә яхшы тун белән шапка алып киерткәч, бөтенләй сабырлыгы төкәнә.
– Нәрсә дип киендерәсез шул тикле киленегезне? – дип сорый алар йорт хуҗасыннан.
– Киендерми ни, ул бит хәзер минем капкадан чыга, – ди акыл иясе булырлык әти кеше.
Йортына килеп кергән чит кеше баласын, капкасыннан үтүгә, үзенекенә әйләндерә алган өлкәннәр хөрмәткә бик лаектыр, мөгаен. Юкса, бу беркемгә дә җиңелләрдән бирелми бит. Ике төрле гаилә кануннары (язылмаган бу кануннар һәр гаиләдә бар) белән яшәгән, төрле шартларда, төрле тәрбия алган кешеләрнең бер булып яшәп китүе болай да могҗизага тиң. Болай да катлаулы булган ияләшү чорын яшьләр җиңел кичерсен өчен өлкәннәр ярдәме бик мөһим. Бу очракта аларга чын психолог булырга кирәктер. Кайчандыр үзе килен ролендә булган (һич арттырусыз, бу ир-егетнең армия хезмәте кебек, мәңге онытылмый торган тема) өлкәннәрнең, бигрәк тә әни кешенең «менә кызым да булды» яки «тагын бер кызым булды» диеп каршы алуы, мөгаен, ике арадагы киеренкелекне киметергә ярдәм итәдер. Чит кеше баласының өйләрендә хуҗа булуыннан куркып, беренче көннәрдән аның урыны кайдалыгын аңлатырга тырышучылар янәшәсендә аларның бу адымы күпкә акыллы күренә.
Килен-бием белән озак еллар тату яшәүчеләрдән мин еш кына татулык күбрәк кемнән тора, дип сорарга яратам. Заманында уңган килен дип, аннан соң сабыр бием дип даны чыккан Балтачта яшәүче Җиһан апа Хәбибуллинага (урыны оҗмахта булсын, сугыш ветераны булган Җиһан апа бик соклангыч кеше иде) да шул сорауны биргән идем. “Бик күп нәрсә олылардан тора, – дигән иде ул. – Яшьләргә үзләренчә эшләргә, яшәргә юл бирергә, килен-кияүләреңә үз балаң итеп карый белергә кирәк. Бөтенләй икенче гаиләдә үскән бала килеп керешкә ничек бөтен эшне нәкъ синеңчә эшли алсын, моның өчен кемгә дә вакыт кирәк. Вак-төякне күп күреп, өлкәннәр еш кына үз кадерләрен үзләре җибәрә”.
Тагын бер өлкән танышым шушы фикергә өстәп болай дигән иде: “Килен килүгә, кайбер өлкәннәр бөтен эшне аңа тапшыралар. Ул да кол түгел бит, ул да кемнеңдер газиз баласы. Миңа калса, килен булган кешенең дә нәкъ синең улың кебек үк, кемнеңдер төн йокыларын калдырып, кадерләп үстергән баласы икәнен онытмаска кирәк. Үзең йомшаклык күрсәтсәң, улың-киленеңне аермыйча, бертигез итеп ярата алсаң, алар сиңа да шундый ук мөнәсәбәттә булыр”.
– Киленнәр арасында да татулыкның ачкычы өлкәннәр кулында дип санаучылар бар. Шул ук вакытта яшьләр юл куя белергә, өлкәннәр киңәшенә колак салырга, аларга кадер-хөрмәт күрсәтергә тиеш диючеләр дә булды. –“Унсигез яшемдә килен булып төштем, 20 ел бергә аңлашып яшибез. Балаларны үстереште, әле дә кая барсак та, тыныч күңел белән йөреп кайтабыз, чөнки өйдә тәртип буласына ышанабыз. Эштән кайнар ризыгын пешереп каршы ала, ник алай эшләдегез, ник болай дими… без яшьләргә ни кирәк тагын”…– шөкер, болай дип җавап бирүчеләр дә байтак.
– Әбиле, бабайлы бала бәхетле бала, – диде гомергә, үзе балаларын ялгызы үстергән танышым. Тикмәгә әйтмәгән, башына төшкәнгә, тормышны аңлаганга шулай әйткән. Хәер, моны без дә, әби белән бала үстерүчеләрнең күпчелеге дә аңлый, ләбаса. Бала үстергәндә кирәкле булып, аннан кадерсезгә калган өлкәннәр дә очрый, кызганычка каршы. Тик, нигәдер бу язмамда андый гыйбрәтле язмышлыларны түгел, сокландыргыч, үрнәк булырлык очракларны гына мисалга китерәсем килә. Ни дисәң дә, кара төсләр тормышта болай да күп. Яктылык, матурлык дигәнең алар күләгәсендә тоныкланырга тиеш түгел.
Моннан шактый еллар элек район газетасында шундый бер язма басылган иде. Ялгышмасам, бер кыз бала 50 ел бергә гомер иткән әти-әнисе турында язган иде. Һәм шунда бер бик соклангыч санга игътибар итүем хәтердә калган: әлеге әни кеше кайнанасы белән… 47 ел тату гомер кичергән (кызганыч, исем-фамилиясен, авылын хәтерләп калмаганмын)! Билгеле, 50 елга якын бергә яшәгәч, алар инде әниле-кызлыга, бер холыклыга, икесе бер үк кешегә әйләнгәндер, моңа аптырарга да кирәкмидер. Чөнки ул кыз бала үз әнисе белән күп дигәндә егерме ел (бәлки аннан да азрак) яшәп калгандыр?
Бу уңайдан элекке хезмәттәшем Гөлия Закированың үз әнисенә караганда да кайнанасы Халисә апаны күбрәк яратып сөйләвенә гел аптырый идем. Баксаң, ул аларны тигез яраткан, әмма япь-яшь килеш үзен ачык йөз белән кызы кебек кабул иткән, сабыр гына эшкә, тормышка өйрәткән, балаларын үстерешкән, берсеннән башка икенчесе чәй дә утырып эчми торган кайнанасы белән аерылгысыз булганга, аның турында күбрәк сөйләгән икән бит Гөлиябез.
Халыкта изгелек изгелек тудыра, диләр. Балалар үстерешкәндә килененә арка терәге була белгән кайнаналар бүген кадер-хөрмәттә яши икән, яки килен кеше кайнанасы белән гомер буе серләрен бүлешеп, чын мәгънәсендә чөкердәшеп яши икән, монда өлкәннәр зирәклеге, миһербан-шәфкатенең олылыгы, шул ук вакытта яшьләрнең дә бу яхшылыкларны онытмыйча, аның кадерен белүләре… һәммәсе бик мөһим икән ич. Алардан күреп, бу яхшы гадәтне оныклар, оныкчыклар дәвам итсен өчен дә кирәк, ләбаса, бу кадәресе. Шөкер, әле тирә-ягыбызда болай да ыгы-зыгылы тормышка өстәмә мәшәкатьләр тудырмыйча, гаилә иминлеген, бөтенлеген беренче чиратка куя белгән сабыр өлкәннәребез дә, алар сабырлыгына сабырлык белән җавап бирә белгән яшьләребез дә шактый...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев