Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Капканың тышкы ягы - дәүләтнеке!

Күңелсезләргә дучар булмасак иде.

Чисталык — мөһим мәсьәлә. Моны һәрберебез дә аңлый, таный.  Шуңа да районның чисталык комиссиясе бистәдәге һәм авыллардагы тәртипне, чисталыкны, пөхтәлекне, төзеклекне даими контрольдә тота. Бу атна башында район башкарма комитеты җитәкчесе, районның чисталык комиссиясе рәисе Айдар Хәйретдинов комитетның бүлек җитәкчеләре һәм дә Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов, аның урынбасары Фиалка Закирова белән бистәнең Норма ягындагы Әхмәт Мазһаров урамына рейд ясады. Биредә үз территориясеннән тыш куелган транспорт чаралары, чабылмаган печәннәр, чикне узып салынган объект хуҗаларына кисәтү ясалды.

— Әлеге урам мисалыннан чыгып, райондашлар үз тирәлекләрен тагын бер тапкыр күздән кичерсеннәр иде, печән үсә башламаганмы, такта-сайгак куелмаганмы, транспортлар үз урынындамы... Капка аллары ялт иткән булырга тиеш, төзелешләр ярым-йорты калмасын, башланган икән, эшләнеп бетсен, төзек-матур булсын бистәбез! Мондый рейдлар һәр урамда да булачак. Шуңа күрә, тирәлекләрне тәртиптә тоту шарт. Чисталыкка нык игътибар җитми әле бездә, капка төбенә чәчәк утырткан хуҗаларны һәркем үзенә үрнәк итеп алсын иде, — диде Айдар Фоатович.

Ул көнне кисәтүләр хәйран ясалды, комиссия тагын 10 көннән соң тикшерергә киләчәк, тагын да шундый ук күренеш кабатланса, штраф салыначак. Эш бик тә җитди шартларда башланды, күңелсезлекләргә дучар булмасак иде. Чөнки комиссия составында юрист та, җир һәм милекара мәсьәләләр бүлеге, төзелеш бүлеге җитәкчеләре дә бар.

Тагын кайда шундый урамнар бар, чакырсыннар, киләбез, ди комиссиядәгеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев