Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кар өемнәренә каршы көрәш(+фоторепортаж)

Районыбызның экология инспекторы Мансур Ибраһимов белән Чепья урамнары буенча йөреп, берничә хокук бозучыга тап булдык.

Карлар яугач райондашларыбыз чисталыкны икенче планга куеп, аның хакында онытып та җибәрә. Тик язын, көзен, җәен чүп үләннәренә һәм башкаларга каршы көрәшсәк, кышын оешма-предприятие, сәүдә үзәкләре, кибетләр янына карлар өелеп торырга тиеш түгел, бу законга каршы килү. Шулай да әлеге законны әллә чынлап та белмәүчеләр, әллә белеп “белмәүчеләр” гел очрап тора. Бу юлы районыбызның экология инспекторы Мансур Ибраһимов белән Чепья урамнары буенча йөреп, берничә хокук бозучыга тап булдык. Дөрес, кибет, сәүдә үзәкләре, оешма- предприятие, учреждение яннарындагы мондый карларны, әлбәттә, һәркем күрә, машина куя алмаганда, яки машина белән кузгалып киткәндә хозурлыкны каплаганда әлеге карлар урынсыз булуын танучылар да бар, ләкин алыгыз моннан, тиешле урынына урнаштырыгыз, дигәч аптырашта калалар. Кайда соң ул махсус урын? Балтачта ул сөт-май комбинаты артындагы махсус мәйданчыкта, ә Чепья җирлегенеке элеккеге свалка урынында урнашкан (Чепьядан Балтачка таба киткәндә Тагашур авылы белән ике арада кала). Һәрбер шәхси эшмәкәр, директор, җитәкче үз территориясенә кергән мәйданны җыештырып, артык карны урамга чыгарып өймичә генә, алда әйтеп узган махсус урыннарга илтергә тиеш. 
Кар ява тора, җыела тора, нинди начарлыгы бар соң аның диючеләргә әлеге карны кулга алып әйбәтләп карарга киңәш итәр идем, ә инде алай гына да күрмәсәгез, эретеп карагыз. Аннан күпме пычрак калганын үзегез күреп инанырсыз. 
Инде әлеге таләпләрне үтәмәүчеләр ТР Административ хокук бозулар Кодексының 3.6 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылачак. 2017 елның декабрендә әлеге маддәгә өстәмә кертелеп, хәзер хокук бозучылар беренче тапкырында кисәтелеп кенә дә кала ала. Ә инде бер кисәтелеп тә хәлне төзәтмәүчеләргә штрафлар катгый – гражданнарга 2 мең сумнан 3 мең 500 сумга кадәр, вазифаи затларга 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, юридик затларга ике йөз мең сумнан 500 мең сумга кадәр.
Кар “свалкалары” бер генә оешма-предприятие, кибет янын, әлбәттә, бизәми. Аннан арыну күпме урынны да бушатачак, тирә-юньне ачып та җибәрәчәк, шуңа да кемдер килеп төртеп күрсәтүне көтеп тормыйча, вакытында тиешлесен эшләсәк иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чисталык