Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кар сулары йөрәк ярсуларына әйләнмәсен өчен (+фото)

Көннәр җылыта, карлар да эри. Быел кар күп, шуңа кар суы да аз булмас.

Кар сулары йөрәк ярсуларына әйләнмәс өчен канаулар казу, өелеп торган карлардан арыну мәслихәт. Яңгулдан Флера апа сөйли:
– Үзәк урамда торабыз. Капка алды тулы кар. Һай ничек хәл итәсе булыр боларны? – – дигән иде ирем, иртән чыксак, шаккаттык, урам буйлап трактор белән канау казыттырып куйганнар, и рәхмәт укыдык инде җирлегебез башлыгы Ранил Габдрахмановка, яшь кенә генә булса да авыл халкы мәнфәгатен бик кайгырта.

Яңгул авылы

Ранил Габдрахманов исә әлеге эшне «МДСУ -1» оешмасы техникасы башкаруын әйтте, аларга рәхмәтле булырга кушты. Ничек кенә булмасын, карлы кыштан соң су керү куркынычына борчылган авыл кешесе өчен олы куаныч булган бу.

Бистәнең үзәк урамындагы өелеп торган кар көртләрен дә трактор белән төяп, “КамАЗ”лар белән ташып торалар. Юл кырыйлары чистарып, машина юллары киңәеп кала.

Балтач бистәсе

"Хезмәт" газетасы журналисты Зөлфия Шакирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кар күп «МДСУ -1» оешмасы