Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Кара полоса”ның шатлык китерүчесе дә була икән, диләр көшкәтбашлылар

- Чынлап та, "кара полоса"ның да шатлык китерә торганы бар икән бит. Ничә еллар буе чокыр-чакырлар белән челтәрләнгән юлдан йөреп арган идек инде. Юл төзүчеләр килеп эшли башлагач та чираттагы ямаудыр дип кабул иттек. Тик бәхетебезгә алай булып чыкмады, авыл башыннан тотынып, тау битенә һәм юлның авылга борылып төшә торган...

- Чынлап та, "кара полоса"ның да шатлык китерә торганы бар икән бит. Ничә еллар буе чокыр-чакырлар белән челтәрләнгән юлдан йөреп арган идек инде. Юл төзүчеләр килеп эшли башлагач та чираттагы ямаудыр дип кабул иттек. Тик бәхетебезгә алай булып чыкмады, авыл башыннан тотынып, тау битенә һәм юлның авылга борылып төшә торган өлешенә бик матур итеп асфальт түшәлде. Хәзер юллардан "йөзеп" кенә йөрибез, Аллаһыга шөкер. Безнең үтенечебезгә колак салган җитәкчеләребезгә, юл хезмәткәрләренә олы рәхмәтебезне җиткерәбез, эшләрегез уң булсын, гөрләп барсын. Сәламәт яшәгез, - ди көшкәтбашлылар.
Көшкәтбаш авылы халкының ихлас рәхмәтләре әлеге гадәти булмаган хатка сыеп беткән. Ничә еллар буе тигез юллар өчен көрәшкән авыл халкы үз теләгәненә иреште. Дөресрәге, алар үзләрен борчыган проблеманы күрсәтә һәм ишеттерә алды. Афәрин!
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250