Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Карадуган авылы ир-егетләре бәйрәм уңаеннан концерт программасы әзерләделәр (фото).

Март! Яз башы, язның беренче ае. Яз белән әйтерсең, барлык тирәлек, яңадан яңара, табигать озакка талган йокысыннан, күкерәк тутырып сулыш алып күзен ача. Язгы табигать әйтерсең яңа туган сабый!

Кар астыннан җир күренер-күренмәс борын төрткән яңа үлән, яңа чәчәк, яңа уҗым, яңа бөре... бар табигать әйтерсең яңадан туа, яңадан ярала. Яз үзе белән, матур бәйрәмебез - 8нче Март Халыкара хатын-кызлар көнен алып килүче дә. Хатын-кызның матурлыгы, гүзәллеге, алиhалеге дә, нәкъ менә, язның кояш нурларыннан, тагын да балкый, нәфисләнә, уяна, әйтерсең кар астыннан кояшка тартылган умырзая, язгы лалә чәчәк ата.
Хатын-кыз... Нечкә билле, сылу гәүдәле, кыйгач кашлы, кара күзле, озын толымлы татар хатын-кызлары... Кем генә сокланмый аларга! Матур булуларына карамастан, үтә тыйнак, җыйнак, сабыр, түземле, кунакчыл, сынмас рухлы, батыр йөрәкле дә әле ул. Гүзәл хатын-кыз үзенең камиллеге белән язны, тирә-якны тагын да матурлый төшә. Шул ук вакытта, hәр хатын-кыз, күңеле белән яздан нидер көтә, нидер өмет итә. Бәлки шуңа да борынгы заманнардан ук җырчылар хатын-кызларны мактап дан җырлаганнар, рәссамнар гүзәл сыннар ясаганнар, ә язучылар һәм шагыйрьләр, аларга атап, мәңгелек әсәрләр иҗат иткәннәр.
Бүгенге көндә дә хатын-кыз - илнең тоткасы, җирдәге тормышның дәвамчыларын тудыручы, гөлчәчәктәй нәфис хатын-кызларыбызны сакларга, аларны хөрмәт итәргә кирәклеген Балтач районы Карадуган авылы ир-егетләре бик яхшы аңлыйлар. Алар һәр вакыт гүзәл хатын-кызларга карата бик игътибарлы һәм шушы Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан, 9 март көнне Карадуган мәдәният йортында ир-егетләр берләшеп күңелле концерт программасы әзерләделәр. Әлеге концертта Фидәил Хәйруллин, Фәнил Исхаков Рашит Сабиров, Равил Гарифзянов, Азат Харисов, Зөлфия-Ранил Рәхимовлар, Шамил Низамиев, Римма Гарәпшина, Инсаф Сәләхетдинов һәм Казан шәһәреннән кайткан кунаклар Айнур Моратов белән Инсаф Бәдретдинов та чыгыш ясады. Концертны авылның яшьләре һәм ветераннары биегән милли биюләр тагын да бизәп һәм җанландырып җибәрде. Нәфис сүз остасы Рәҗәп абый Йосыпов уен-көлкегә дә урын тапты.
Концерт ахырында Балтач муниципаль районы бөтен татар хатын-кызлары "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, күп еллар Карадуган балалар бакчасы мөдире булып зур хезмәтен, өлешен куйган Камалова Зөлфирә Фәсхиевна барлык залда утыручы хатын-кызларны чәчәкләргә, ә балаларны сәйлән бөртекләренә тиңләп бәйрәм белән котлады һәм катнашучыларга, концертны оештыручыларга зур рәхмәтләрен җиткерде.
Чыннан да, Карадуган авылы балалары, яшьләре, ветераннары сәнгатькә бик бай. Аларның сәнгатькә тартылганнары әллә каян күренеп тора. Клуб мөдире Гарәпшина Рүзилә ханым җитәкчелегендәге зур концерт эчтәлекле булды, югары дәрәҗәдә узды. Халыкны туплап гел шундый күңелле чаралар оештырганы өчен, халыкта сәнгатькә карата мәхәббәт хисләре уятканы өчен, халыкны яратып, игелекле хезмәт иткәне өчен Рүзилә ханым алдында баш иясе килә һәм дә барлык катнашучыларга, тамашачыларга зур рәхмәт хисләре белдерәсе килә. Ә инде барлык хатын-кызларны гүзәл бәйрәм белән тәбриклибез! Сезгә, яз ничек ашкынулы дәртле - шундый ук дәртле мәхәббәт, яз сулары ничек ярларына сыеша алмыйча ташый - шундый ташып торган үлчәмсез бәхет, язгы кояш үзенең җылысы белән барлык табигатьне уятырлык көчле - гаиләләрегезнең дә җылысы көчле, шул җылылыкны саклаучы ир-егетләрегез hәр вакыт янәшә булып, тигез канатта, гомерләрегез озын-озак, сәламәтлектә яшәргә насыйп итсен дип теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250