Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Карадуган җирлеге халкын бәхетле итүче "Бәхет" кибете

Карадуган авыл җирлегендә алты кибет хезмәт күрсәтә. Беренчеләрдән булып Хөсәеновлар кибете эшли башлады. Аннан Рәсимә Сәгыйтова кибете ачылды.

Кешеләр өчен бу кибетләрнең авылның ике башында урнашуы бик уңайлы, әллә кая барасы юк: киштәләре бөтен төр ризыктан сыгылып тора, җаның ни тели, барысы да бар.
"Бәхет" кибетенең уңай ягы шунда: ике юл кисешкән урында урнашкан ул. Кайткан-киткән кешеләр гел шунда керә. Курчак өе кебек кечкенә, матур бу кибеткә үзем дә гел керәм, чөнки азык-төлекне яңадан-яңаны гына алып кайтып торалар, яңа пешкән ипие, пироглары (Рәсимәнең үзенең кулинария цехы бар) дисеңме...
Кибет хуҗабикәсенең халык өчен эшләгән игелекле эшләре бу гына түгел әле. Атнасына ике тапкыр кече авыллар халкын да сөендерә ул: кибетчеләр сату белән чыгалар, кешеләр заказы буенча барысын да алып баралар. Рәсимә Сәгыйтова хуҗалыктан нәрсә арта - ит-бәрәңге, туң май - шуларны да җыя. Килешенгән вакытта өеңә килеп ала,исәп-хисап ясый.
Район газетасыннан укып беләбез, Рәсимәбез хәйриячелек белән дә актив шөгыльләнә. Бу кибеттә сатучы кызлар Раилә, Таня, Люданың ягымлы, ачык йөз белән каршы алып, "тагын килегез!" дип озатып калуы да кешеләрне кибеттән өзми.
Сәүдәдә үз урынын табып, ике дистә елдан артык эшли алу эш сөючән, түземле, сүзе үтүчән кешеләргә генә хас. Рәсимәбез - шундыйлардан.
Кешеләрне сөендереп, рәхмәт ишетеп, исән-сау эшләргә насыйп булсын, дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250