Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Карадуганнан Зыятдиновлар гаиләсе Мәскәүнең Кремль сараенда чыгыш ясап кайтты

10-11 сентябрь көннәрендә Карадуган авылында яшәүче Зыятдиновлар Мәскәүнең Кремль сараенда үткән күпбалалы гаиләләрнең фестиваль форумында катнашып кайтты.

Биредә алар иң элек үзләренең гаилә күргәзмәсен тәкъдим иткән. Тамашачылар Зыятдиновларның нәсел шәҗәрәсенә, сигез буын әби-бабайларын белүләренә сокланган.
45 илдән килгән форум делегатларын исә милли киемнәребез әсир иткән, таң калдырган.
Икенче көнне райондашларыбыз мәскәүлеләр каршында концерт номерлары белән чыгыш ясаган. Татарстан данын яклаган Зыятдиновларның тагын бер үзенчәлеге, алар зур күргәзмә әзерләгән һәм сәхнәдә дә чыгыш ясаган бердәнбер гаилә булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250