Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Карантинда ничек акылдан язмаска?

Социаль челтәрләрдә берәүләр куркыныч мәгълүмат тарата, икенчеләр карабодай запасы туплый, өченчеләр бакчага ашкына...

Өстәвенә, ничәнче атна өйдә яткан балалар нишләргә белмичә бәргәләнә. Кемдер “барысы да артык шыттырылган” девизы белән яшәсә, икенчеләр “без барыбер үләбез” дигәнрәк девиз астында төшенкелеккә бирелде. Кемгә ышанырга һәм карантин вакытында ничек акылдан язмаска? Психологлар киңәшләренә колак салыйк.

Паниканың төп сәбәбе – билгесезлек, үзеңне якланмаган итеп тою һәм нәрсәнедер дөрес эшләмәүдән курку. Моннан чыгып, “нәрсәне булса да контрольдә тоту” теләге күпләп бәдрәф кәгазе алып кую кебегрәк мәзәк формаларга әверелә.

Паника белән көрәшнең бердәнбер нәтиҗәле ысулы – дөрес мәгълүматка ия булу һәм билгеле планны төгәл үтәп яшәү. Шуңа күрә Интернеттагы барлык мәгълүматны да укып, ышанырга кирәкми. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы, Сәламәтлек саклау министрлыклары сайтларында, табиб-вирусологлар блогларында дөрес мәгълүмат бирелә. Паника таратучылар белән дә, киресенчә, бернәрсәгә ышанмаска чакыручылар белән дә аралашма.

Нишләргә? Тыныч булырга. Рәсми мәгълүматларга гына ышанырга. Якыннарың арасында хәвеф төркемендәгеләр булса (өлкән яшьтәгеләр, хроник авырулы, түбән иммунитетлы кешеләр), аларны кайгыртырга кирәк: азык-төлек, дарулар белән тәэмин итү мөһим.

Әгәр син көн саен эшкә йөрисең икән, хәвефсезлек чараларын үтә – кеше күп җыела торган урыннарда битлек ки, кулларыңны еш юып тор, антисептиклар куллан, кибеткә сирәгрәк йөрергә тырыш. Болар барысы да вакытлыча.
Өйдән эшләүнең дә файдалы якларын күрә белергә кирәк: иртәнге юл тыгыннарында утырырга кирәкми, бераз булса да күбрәк йоклап була, балалар да караулы.

Карантин моңа кадәр укырга вакыт тапмаган китапларны укырга, киноларны карарга, үз-үзеңне үстерү белән шөгыльләнергә дә мөмкинлек бирә. Өйдә спорт, гимнастика белән шөгыльләнеп, физик форманы яхшыртырга да мөмкин.

Әйе, әле җиңел вакыт түгел: капма-каршы фикерләр тулы мәгълүматлардан паникага бирелү җиңел. Моны булдырмау мөһим. Тирән итеп тын алырга, эчке дөньяңны, йөрәгеңне, аек акылыңны тыңлый белергә кирәк. Гадәттә, курыкмаучы түгел, ә ачык фикерли белү сәләтен саклап калган кеше җиңүче була, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: карантин коронавирус үзизоляция