Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кариледә сиртмәле... чишмә (+фото, видео))

Күптән түгел Кариле авылында бик матур, заманча итеп яңартылган чишмә ачылды. Әлеге изге эшне башлап йөрүче, төп иганәче Гөлсем һәм Мулланур Миңнебаевлар гаиләсе.

–Безнең Кариле авылы тирәсендә элек-электән ургылып агучы чишмә булмаган. Авыл халкы күп еллар менә шушы чишмәгә йөргән. Суы тыныч кына акса да, тәмле дип, яратып эчкәннәр. Соңгы елларда, инде барлык йортларга торбалар аша су килсә дә, суы әйбәт дип, савытлар белән шушы чишмәгә йөрүен дәвам итүчеләр дә бар иде. Моннан берничә ел элек ул чактагы башкарма комитет җитәкчесе Рамил Шакиров та: «Гөлсем апа, райондагы барлык чишмәләрнең суын анализга биреп, тикшерттек, иң сыйфатлы су шушы чишмәнеке», – дигән иде. Үзебез дә тикшерттек, йомшаклыгы буенча, дөрестән дә, тирә-юньдә аңа тиңнәр юк, – дип сөйли Гөлсем апа.

Дөрес, моңа кадәр дә бу чишмә ташландык хәлдә булмаган. Игелекле авылдашлары ярдәме белән чистартылып, яңартылып килгән. Әмма заманның таләпләре дә, мөмкинлекләре дә башка дип, Миңнебаевлар шушы изге эшкә алынган. Әлеге чишмә сазлык-лы урында. Шуңа күрә иң элек килү юлларын, тирә-юнен тәртипкә китерергә туры килә. Сазлыгы кипсен өчен, махсус техникалар белән күл дә казыталар хәтта. Бүген инде чишмәгә керү-чыгу юлы уңайлы, әле турыдан гына керү өчен махсус күперчек тә эшләткәннәр. «Бик күп авылдашларның хезмәте керде. Киңәш-табыш бирүчеләр дә күп булды. Кемнән генә ярдәм сорасак та, барысы да булышырга әзер торды», – дип, хезмәте кергән һәркемгә рәхмәтләрен җиткерә Гөлсем апа.

Әнә шундый күмәк тырышлык белән өсте ябулы, сиртмәле, матур да, уңайлы да чишмә килеп чыга. Ачу тантанасында катнашучы карилеләр, килгән кунаклар да, алдагы көндә аны карап киткән республика «Ак калфак» оешмасы вәкилләре дә аңа югары бәя бирә.

Чишмә ачылганнан соң Кариле мәчетендә мәүлид кичәсе үткәрелү исә бу көнгә икеләтә бәйрәм рухы өсти.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кариле чишмәсе