Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кариленең Заһидуллин урамын чүп-чар "бизи"

Чүп безнең авылда пәнҗешәмбе көнне кап-капчыкларга тутырылып, машина белән җыела. Ә Заһидуллин урамының 16нчы номерлы күпфатирлы йортта яшәүче кешеләр шул көнне көтмичә, хуҗалыкларында җыелган чүпләрен атнаның теләсә-кайсы көнендә йорт каршына, киртә буена чыгарып куялар.

Яздан бирле шушы хәл күзәтелә. Шунлыктан атна буе урамга чүп тарала, "хуш" ис аңкый, көне буе ул чүплектә эт-мәче, каргалар казына. Ә җирдә таралып яткан чүп-чарны чүп җыючыларның бик җыясылары килми, бу эш аларның ничаклы вакытларын ала.
Шушы йортта яшәүчеләр бу галәмәтләрне күрә торып, гаепләрен төзәтергә, чүпне тиешле көндә генә чыгарып куярга кирәклеге турында уйлап та карамыйлар, ахрысы. Үзләре үк янәшәдәге бакчаларында эшлиләр, биредә балалары да уйнап йөри... Җирдә аунап яткан пычрак кеше сәламәтлегенә зыян китергә сәләтле, әллә нинди авырулар да китереп чыгарырга мөмкин булуын онытмаска иде.
Бу хакта Норма авыл җирлегенә дә кабат-кабат хәбәр иттек - килеп әйтеп карадылар, тыңламыйлар. Бәлки ул йортта яшәүчеләргә штраф салдырырга кирәктер. Шунсыз тәртип урнашмаячак, дип хат юллаганнар Кариленең Заһидулин урамында яшәүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250