Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Карлар эри, чүпләр калка яки чисталык икеайлыгына старт бирелде

1 апрельдән республикабызда һәм шул исәптән районыбызда да санитария икеайлыгы игълан ителде. Димәк, районыбыз халкы өчен тирә-юнен җыештырып, тәртипкә китерергә рәсми старт бирелде. Әлеге икеайлыкның мөһимлеге, райондашларыбыз алдында торган бурычлар, шушы икеайлыкта башкарыласы эшләр, уртак максатлар хакында район башкарма комитеты җитәкчесе, район административ комиссия рәисе Рамил ШАКИРОВ белән сөйләшеп уздык:

– Район башкарма комитеты һәм урыннардагы авыл җирлекләре өчен әлеге икеайлыкны мин бик әһәмиятле айлык дип саныйм. Чөнки инде менә соңгы елларда алып барылган төзелешләрне күзалласак, районыбыз чиста, пөхтә булмаса аларның берсенең дә матурлыгы күзгә күренмәс иде. Үзәктә парклар төзибез, елга буйларын тәртипкә салырга омтылабыз. Ә урыннардагы урамнарны, авылларны чистарту, зиратларны тәртипкә китерү мәсьәләләрен халыкның үз катнашы белән тәэмин итәргә кирәк. Бу эшләрнең барысын да менә шушы икеайлык үз эченә алган. Тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен урыннарда комиссияләр булдырылды.

– Бу вакыттан башланып киткән чисталык икеайлыгын райондашларыбыз кар бетмәгән килеш ничек чистартыйк, аяк асты пычрак бит әле, дип каршы ала.

– Андый уй белән яшәүчеләр күп, тик олы юл кырыйлары, автотукталыш буйларындагы кыш буе җыелган катламнардагы карлар эри-эри хәзер хәйран гына чүпләр, пычрак чыга башлады. Әллә кая барасы юк үзебезнең район үзәгенең урамнары аша үтсәк тә, автотукталышларга тукталсак та, тротуардан барсак та, анда инде кыш дәверендә җыелган чүпләр күренә. Без әгәр дә аяк асты кипкәнне көтәбез икән, атна-ун көн эчендә бистә һәм авыллар  бик начар халәткә килер иде. Инде, шөкер, бүгенге көндә авыл җирлекләрендә дә, районыбызда да кар эреп бетүне көтмичә, чыккан чүпләрдән тирә-юньне арындыручылар күренә башлады. Әлеге икеайлык чисталык икеайлыгы белән генә бәйле түгел, без инде биналарны да тәртипкә китерү, чистарту белән шөгыльләнәбез. Әгәр дә халык үзе катнашмаса, аерым хезмәт коллективларының тырышлыгы белән генә чисталыкның нәтиҗәсенә ирешә алмыйбыз. Һәрбер райондашыбызның төп бурычы булып шәхси тору урынын чистарту, тәртипкә китерү тора. Райондашларыбыз тиешле чисталыкны тәэмин итмәсә, терлек асраудан чыккан тиресенең суы урам ягына чыгып агып торса, чүбен урамга ташласа, сүз дә юк ул авылның яме булмый. Шул ук тиресне дә әйбәтләп өеп, пычрагы тирә-юньгә агып, зыян китермәслек итеп куеп була бит.

– Кайсы гына авылга барма капка төбенә төзелеш материаллары, “кирәге чыгар” дигән кирәк-яраклар өелгән. Кайчакта моны төзелеш алып барылмаган хуҗалыкларда да күрергә була.

– Административ комиссия әгъзалары авыл җирлекләрендә йөргәндә чыннан да иң беренче чиратта капка төпләренә игътибарны юнәлтә. Сүз дә юк, авыл җирендә яшәүче төзелеш алып барса, аның капка төбендә я такта, я таш, я башка төзелеш материаллары булырга мөмкин. Районыбыз халкыннан төзелеш алып барган вакытта иң беренче чиратта авыл җирлегенә барып махсус рөхсәт кәгазе алуны сорар идем, бу үзе күп сорауларны урында хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Кайбер авылларда капка алдындагы мәйдан хәйран зур. Кемдер шуларны чабып, ялт итеп тора, ә кемнекедер чүпкә баткан. Үзебез яшәгән йортның тузанын да сөртәбез, идәнен дә юабыз, ә нишләп үзебез яши торган авылны, җиребезне тәртипкә китермәскә тиеш ди?!

– Һәрбер эштә халыкның бер максатта эшләве төп шарт. Моңарчы да бердәмлек белән чисталык юнәлешендә эшләп килдек, бу үз җимешләрен күрсәтәме?

– Узган ел матур эш нәтиҗәбез белән районыбыз республикакүләм “ЭКОлидер” конкурсында өченче урынны яулады. Безнең районыбыз, аның халкы уртак тырышлык белән зур мактауга лаек булды. Быел да без муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелүче әлеге конкурста дәрәҗәле урынны алуга ирешербез дип өметләнәм. Әлеге җиңү тирә-юнебезне чистартып кына ирешелмәде, узган елдан авыл җирлекләреннән көндәлек көнкүреш калдыкларын үзәкләштереп җыя башладык, бу да үз файдасын бирде. Башка елларда апрель аенда әзрәк көн чистара башлагач, авыл чүплекләре янына килә алмый идек. Хәзер исә авыллардан җыелган чүп рәсмиләштерелгән район чүплегенә илтелә.

Теге елда без хәйран гына авыл чүплекләрен рекультивация ясап, тәртипкә китерә алдык. Яңгулны гына күз алдына китерсәк тә, биредә чүплек озатып калып, каршы ала иде. Ә хәзер анда ялт итеп агачлар үсеп утыра. Дөрес, яңа очаглар барлыкка килмәсме дигән курку да булды. Тик көндәлек авыл җирлеге башлыгы һәм урындагы активистлар күзәтчелек итеп, андый урыннарны булдырмау өстендә зур хезмәт башкаралар. Халыкны чисталыкка өндәп тәрбияләргә генә кирәк.

Көнкүреш калдыкларын түгәргә килешү төземичә, без ягабыз диючеләр дә табыла, тик бит ягарга ярамый, ул бит тыелган әйбер. Тиен акчаңны түләп көнкүреш чүбеңне тапшыруның нинди авырлыгы бар? Капка төбеннән килеп алып китәләр, әзерлисе дә чыгарып кына куясы. Моңарчы каршы чыгучылар да хәзер сөенеп туя алмый бит бу эшкә. Чүпләрне җыючы кешеләрнең  хезмәтен дә бәяли белсәк иде. Без аларга рәхмәтле булырга тиеш.

Районыбызда чисталык рейдлары башланып китте. Ел да АДМ (административ) комиссия каршына килгән кешеләр белмәдем дияргә яраталар. Ләкин бу җаваплылыктан качу өчен бер сылтау гына. Әлеге әңгәмәдә райондашларга нинди очракта капка төпләрендә әйбер тотарга яраганлыгы да, инде бүгеннән нинди эшләр белән шөгыльләнә башларга кирәклеге дә бәян ителде. Шуңа да хөрмәтле райондашлар, рейдларга чыккач авылның чисталыгы белән сокланып, биредә яшәүчеләрне башкаларга үрнәк итеп куярлык булсын, беркетмәгә барып җитмәсен иде.

Хөрмәтле райондашлар, май бәйрәмнәренә кадәр районыбыз территориясенең йөзен, аның матурлыгын тәэмин итү буенча нәтиҗәле эшләр башкарсак әйбәт булыр иде. Әйткәнемчә, халыкның үз катнашыннан башка бу эшләрне без күз алдына китерә алмыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев