Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Каршы алып, озатып калачак…» (+фото)

Салавыч урта мәктәбендә узган Белем бәйрәмендә узган гасыр ахырында Төньяк Кавказда барган сугыш хәрәкәтләрендә алган яралардан сихәтләнә алмыйча, яшьләй вафат булган десантчы Бариев Рәшит Габделхак  улы истәлегенә мемориаль такта ачылды.

Бәйрәм программасының шушы дулкынландыргыч өлешендә кыскача гына мәрхүмнең мәктәп, хезмәт еллары, сугышчан юлы белән таныштырып үттем. 1993 елда урта мәктәпне тәмамлап, колхозда эшли башлады. 1994 елның көзендә сабакташлары Ранил Якупов, Айрат Ибәтуллиннар белән хәрби хезмәткә алынып, Татвоенкоматта Һава-десант гаскәрләренә тәгаенләнәләр(билгеләнәләр). Бергә Новороссийскийда ВДВ учебкасы үтәләр. Биредә алар ныклы сугышчан һәм һава-десант хәзерлеге үтеп, өч тапкыр төрле модельдәге самолетлардан сикерәләр. Рәшит үзе сапер белгечлеге үзләштерә. Десантчы сапер егетне ут эченә озаталар. Фаҗигә нәкъ менә миналар зарарсызландырганда килеп чыга…

Рәшитне югалтуыбызга быел 20 ел була. Әйе, 2000 елда, ВДВның 70 еллык бәйрәмендә без Рәшитнең соңгы чыгышын тыңлаганбыз икән. Районыбыз десантчылары бу вакыйганы, Рәшитне бик еш искә алабыз. Бу истәлек тактасы да десантчы ветераннар советы, Р.Бариевның классташлары һәм якын туганнарының инициативасы һәм уртак тырышлыгы белән тормышка ашырылды.

Рәшитнең сеңлесе, мәктәпнең химия-биология укытучысы Резидә Габделхак кызы бу изге эшне башкаручыларга әнисе, туганнары исеменнән олы рәхмәт сүзләрен ирештерде.

 «Искитмәле сәнгать әсәре булган бу. Бүгеннән һәр көн эшкә килгәндә абыем каршы алыр инде, кайтканда озатып калыр…»  Күңел кәсәләре тулган мәл иде.

... Рәшит Бариевның  «һәйкәленә» куярдан бер дә җүнле рәсеме юк иде. Хәрби киемдә бөтенләй. Сугыш кырындамы, башка сәбәп беләнме, аның паспорты да, хәрби билеты да юкка чыккан, калмаган, кайтмаган. Армиядә төшкән фотолары юк та юк. Фәкать мәктәпне тәмамлагач, сыйныфташлары белән гомуми төшкән фото. Хәрби билет һәм паспортны Мәскәүдән кайткач алган. Ә алардагы фотода яралар нәтиҗәсендә юкка чыккан «йөз». Әйе, ул чырайны күреп җан әрни, «Менә егеттән нәрсә «ясаган» армия дип әйтәсе кала…  Әнә шул армиягә кадәр төшкән коллектив фотоны файдаландык. Бу эш белән алтын куллы улым Раушан шөгылләнде. Балык тәңкәсе кадәр йөздән 20гә 30 сантиметрлы портретны ясау-төзәтү, ретушьлау өчен аз хезмәт аз хезмәт түкмәде егет. Яңабаштан матур десантчы формасына «киендерде»

Рашит 2 айга якын Мәскәүдә шушы госпитальдә дәваланды. Әтисе Габделхак абый (вафат инде) армиядән кайткан абыйсы Радик белән барып та кайттылар янына.

Рамазан Фәрзиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Энебезнен урыны ожмахта булсын !