Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Карыйм сокланып кына...

Исламия Мәхмүтованың “Гөлбакчагыз бигрәк матур, карыйм сокланып кына”, дип җырлавы, әйтерсең, Йосыповларның чәчәк бакчалары хакында. Хәер, гөлбакчалары гына түгел, гаилә тормышлары да сокланырлык аларның.

Лаеклы ялга чыгып, бер-берләренең кадерен белеп, һәр атна саен кызларын-кияүләрен, дус-туганнарын мул табыннар белән каршы алучы, оныклары өчен өзелеп торучы Рашит абый белән Мария апаның тормышы, чыннан да, гөлбакчаның үзе шикелле. Ә бит барысы да юктан башлана. Галимҗан Ибраһимов әйтмешли, алар тормышның төбеннән күтәрелгән кешеләр.

Кариле егете Рашит белән Лаеш районы кызы Машаның язмышлары кай җирдә кисешкән дә, мәхәббәт җепләре мәңгелеккә кайчан бәйләнгән соң? Барысы да Машаның юллама белән Балтачка эшкә кайтуыннан башлана. Аңа ул вакытта нибары 19 яшь була. Әнисе белән генә үскән Марияның тормышлары җиңелләрдән булмый, кечкенәдән кул арасына кереп үскән кыз, 8 классны тәмамлагач, Казан кооператив техникумында белем ала. 1964 елда юллама белән Балтач районына җибәрелә. Көзге матур кичтә яшьләр кичке җыенда очраша. Беренче күрешүдә үк егет белән кыз арасында мәхәббәт уты кабына. Рашит армиядә чакта ике арада мәхәббәт хатлары йөри. Хәтта ерак Казахстан якларыннан конверт эченә салып кипкән тюльпан да юллый Рашит сөйгәненә.

1973 елда шаулатып ике көн туй итә яшьләр. Төп йортта әти-әни, туганнар белән килешеп 8 ел яши алар. Мәхәббәтле гаиләдә генә матур балалар туа диләр. Йосыповларның мәхәббәт җимешләре булган Эльвира һәм Альбина төс-кыяфәтләре белән генә түгел, күңелләре белән дә әти-әниләре кебек матурлар.

СМУга балта остасы буларак эшкә урнашкан Рашит еллар узу белән фәкать үз тырышлыгы, максатчанлыгы нәтиҗәсендә баш механик дәрәҗәсенә күтәрелә. Ул эшләгән елларда хезмәткәрләргә күпме фатирлар, районда күпме социаль объектлар сафка баса. 41 ел дәвамында игелекле хезмәт башкарган Рашит әфәнде хакында кемнән генә сорасаң да, бары җылы фикер ишетерсең.

– Рашит бик кешелекле, яхшы, чын күрше. Нинди генә авырлыкларга очрасаң да, ярдәм кулы суза. Кешелекле булуы белән яшьләрдә дә, олыларда да үзенә карата хөрмәт уята, – ди заманында бер оешмада эшләп, 30 елдан артык  күршеләр булып яшәүче Сания апа Әхмәдиева.

Мария апа да район кулланучылар системасында 34 ел эшләп, райондашларыбыз арасында хөрмәт казанган кеше.

– Безнең эш ул чакта көнне дә, төнне дә белмәде. Рәхмәт Рашитка, аңлады, көнләшмәде. Картаймыш көнендә әнием Агрофенаны да үзебезгә алып кайттык. Ул чакта да Рашиттан авыр сүз, салкын караш сизмәдем. Без икебез ике дин кешесе, әмма бер-беребезне аңлап, 45 ел матур гомер иттәбез. Ике якның да бәйрәмнәрен зурлап уздырабыз, гореф-гадәтләрен саклап яшибез. Минемчә, бу тормышта кеше булып калырга кирәк, – ди Мария апа.

Хак сүзләр. Аларның күркәмлеге – гадилекләрендә. Алар нигезеннән беркайчан да кеше өзелми, туганы да, дусты да, танышы да, таныш булмаганы да.

Лаеклы ялга чыксалар да, алар бер генә минут та тик тормый. Бакча тутырып җиләк-җимешен, яшелчәсен үстерәләр, кош-корт тоталар, җиләккә-гөмбәгә яратып йөриләр, ишегаллары, әйтерсең, чәчәкләр патшалыгы... Рашит абый шул патшалыкның патшасы булса, Мария апа патшабикәсе.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачы