Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кавказлыларны уздырыр идек

“Хезмәт” газетасының 14 февраль санында чыккан язмада Гайшә апаның 5 нче буын оныкчыгы бар дигәнне укыгач шактый еллар элек әйтәсе килгән сүзем искә төште.

Минем хатыным Суфияның Чирмешәндә гомер кичергән Шәйхелислам  бабайсының  да үзе исән вакытта бишенче буын оныкчыгы туган иде инде. Шул елларда бер газетада Кавказ халыклары арасында да шундый очрак булуы турында язганнары хәтердә. Ләкин ул бабай 140 яшьтә булган. Шулайдыр шул – аларда 60 яшьлек ирләр бездә әтиләре сүзеннән чыга алмаган  яшь егетләр хисабында йөри диләр бит. Әгәр безнең әби-бабайларыбыз 140 яшькә җитс, җиденче буын оныкчыклар да туып җитешер иде. Кеше җиде буын нәселен белергә тиеш, диләр. Мондый очракта архивтан да эзләп торасы булмас иде – җиде буын нәселең исән килеш булачак бит.

Вагиз Таҗиев

Балтач бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев