Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кайбер өлкән яшьтәге гражданнарның пенсияләре бер төрдән икенчесенә автомат рәвештә күчерелә

Сүз 80 яшьлек пенсионерлар - туендыручысын югалту сәбәпле пенсия алучылар турында бара

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, 2022 елның гыйнварыннан үз көченә кергән законнардагы үзгәрешләр нигезендә Пенсия фонды кайбер өлкән яшьтәге гражданнарның пенсияләрен автомат рәвештә пенсияләрнең яңа төренә күчерә, бу аларга пенсия күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Сүз 80 яшьлек пенсионерлар - туендыручысын югалту сәбәпле пенсия алучылар турында бара.

Исегезгә төшерәбез, гамәлдә булган пенсия законнары җыелмасы буенча картлык буенча хезмәт пенсиясе алучы гражданнарга 80 яшь тулгач, аларга арттырылган фиксацияләнгән түләү билгеләнә, бу пенсиягә сизелерлек өстәмә булып тора. Закон бары тик иминият пенсияләре алучыларга гына кагылганга күрә, туендыручысын югалту сәбәпле пенсия алучылар алар өчен отышлырак булган пенсия төренә бары тик гариза буенча гына күчә иделәр.

"2022 елның гыйнварыннан Пенсия фонды белгечләре үзләре пенсия эше материаллары буенча мәгълүматны тикшерәчәк һәм мөстәкыйль рәвештә, 80 яшьлек гражданның пенсиясе арткан очракта, автомат режимда башка төргә күчерәчәкләр", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Сорауларга җавапларны Бердәм Контакт-үзәкнең 8 800 6-000-000 номеры буенча алырга мөмкин (шалтырату бушлай).

 

Балтач районындагы клиентлар белән әшләү бүлеге телефоннары 2-51-57,2-46-53

Алдан приемга язылу очен телефон:2-54-35

Фото: pixabay.com/ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев