Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кайда да үрнәк ул Рәнис!

Без, гадәттә, бүгенге көндә илебезне сакларга теләүче егетләребез юк дәрәҗәсендә, аеруча ир-егетләребездә «үз иленең патриоты» дигән төшенчә бетеп бара дип сөйләнергә яратабыз. Билгеле, беркадәр дөреслек тә бардыр инде бу сүзләрдә.

Ләкин бит армиябезнең бервакытта да солдатсыз торганы булмады. Ә иң мөһиме соңгы вакытта үз теләге белән армия сафына китүче егетләребезнең саны да артып бара. Әнә шундый егетләребезнең берсе Смәел авылында тәрбияләнде. Рәнис Гарифҗанов Смәел мәктәбен тәмамлауга әти-әнисенә Россия Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү юридик институтының Казан филиалына укырга керергә теләге булуын белдерде. Әти-әнисенең икеләнүләренә карамастан, егет укырга керде, спортны үз итте. Институтны тәмамлауга егетебез Балтач хәрби комиссариатына килеп, үзен армия сафларына алуларын сорап гариза язды.
Менә кайда ул - патриот дигән төшенчә. Билгеле, хәрби комиссариатта егеткә каршы килмәделәр, үз профессиясе буенча Рәнисне артык ерак җибәрмичә, эчке эшләр гаскәрләренә - Түбән Камада хезмәт итәргә калдырдылар. Әтисе Тәбрис белән миңа еш очрашырга туры килә. Улы белән чын күңелдән горурлана әти кеше. Әле менә шушы көннәрдә генә очрашкан вакытыбызда егетнең Мактау таныклыкларын да күрсәтеп алырга өлгерде. Кайда гына булмасын, Рәнис әти-әнисе йөзенә кызыллык китермичә, һәрчак башкаларга үрнәк күрсәтүчеләрнең берсе икән. «Июнь аенда туган көне иде. Шул уңайдан улыбыз хезмәт итә торган хәрби частьтан Рәхмәт хаты алдык. Үз иленең патриоты - чын солдат тәрбияләгәнегез өчен Сезгә зур рәхмәт!», диелгән иде хатта дип, үз шатлыгы белән уртаклашты ул. Менә кемнән үрнәк аласы иде безгә киләчәктә, хөрмәтле яшьләребез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250