Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кайгы җиле ишек какмасын

Ямьле майның 23 иртәсе гаиләбезгә әйтеп-бетергесез олы кайгы алып килде.

Яраткан, кадерле әтиебез Габделәхәт Нәҗипов фаҗигале төстә вафат булды. Балаларым, оныкларым дип яшәгән иң кадерле кешебез суларга төшеп югагандай булды. Ачы хакыйкатьнең дөрес булуын аңласак та, күңелебез генә ышанмый.

Әтиебез искиткеч әйбәт, акыллы, олы җанлы, зур ихтирамга лаек кеше иде.

Бу хәсрәтле вакытыбызда кайгыбызны уртаклашып, матди һәм рухи ярдәм күрсәтүчеләргә туганнарга, кода-кодагыйларга, Радик Закиров гаиләсенә, күршеләргә, авылдашларга, авылдагы шәфкать туташларына, дусларга, мәчет картларына, район үзәк хастаханәсе табибларына, барлык кан бирүчеләргә, Куныр авыл җирлеге һәм “Якты юл” җәмгыяте җитәкчеләренә, Куныр балалар бакчасы һәм “Энергетика” оешмасы, Балтач сөт-май комбинаты хезмәткәрләренә, булышкан һәммә кешегә чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез. Барыбызга да исәнлек-саулык, кайгы-хәсрәт күрмичә яшәвегезне телибез.

 

Мәрхүмнең тормыш иптәше һәм балалары,
Куныр авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рәхмәт хисе