Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кайгы җилләре капкаларын ачып кермәсен…

Бер мизгелдә җиһанны чорнаган җете төсләр югалып, дөнья караңгылыкка чумды. Әниебез Гыйлембану төп нигезен калдырып, мәңгелеккә күчте.

Кулдан эш төште, яшәү дәрте сүнде. Язмышның аяусыз, күз яшенең никадәр ачы булуын шунда аңладым.
Әниемне соңгы юлга озатырга килүчеләрнең шулкадәр күплеген күргәч, аның олуг хөрмәт иясе булуына кабат инандым. Кайгылы көннәрдә янәшәмдә булган мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиевага һәм методистларга, Куныр мәктәбе коллективына, «Якты юл» җәмгыяте рәисе Раиф Хәкимовка, үзидарә җитәкчесе Зиннур Әсхәдуллинга, Куныр, Шода халкына чиксез рәхмәтемне җиткерәм.
Шөкер, туганнарым иң авыр чакларда төп терәгем булды. Абый-апаларым, сеңелкәш-энекәш, килен-кияүләр, оныклар бер минут та ялгызымны калдырмыйча һәрчак ярдәм иттеләр, кайгымны бүлештеләр. Туганнарымдай якын күршеләрем Ләлә, Фәнис Зиатдиновлар әни урынга егылган көннән, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында һич авырсынмый ярдәм иттеләр. Кызым - газиземнең гел янәшәмдә булуы да ачы хәсрәтемне җиңеләйтте.
Авыр көннәрдә терәгем булган һәркемгә чиксез рәхмәтемне җиткерәм. Кайгы җилләре капкаларын ачып кермәсен, ачы хәсрәтләрдән сыгылырга язмасын.
Фото: http://sunshinereiki.ucoz.ru/forum/82-1563-2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250