Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кайгылы хәбәр: Илһам ага Шакиров вафат

Бүген Казан клиник хастаханәсендә легендар җырчыбыз Илһам ага Шакиров 84 яшендә вафат булды.

Илһам ага Шакиров вафат

Бүген Казан клиник хастаханәсендә легендар җырчыбыз Илһам ага Шакиров 84 яшендә вафат булды.

Илһам Шакиров 1935 елныӊ 15 февралендә Татарстан Республикасы Сарман районы Яӊа бүләк авылында дөньяга килә. 1954 елны Казан музыкаль училищесына укырга керә, тагы бер елдан Казан дәүләт консерваториясенеӊ «Вокал» бүлегенә кабул ителә, 1960 елда аны тәмамлый. Шул елдан башлап ул Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәуләт филормниясенеӊ төп солист-вокалисты. Ул Россия һәм Татарстан Республикасы атказанган артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, 1986 елда «Халыклар Дуслыгы» , 2010 елда Почет ордены белән бүләкләнә.

2015 елныӊ 15 февралендә Илһам ага үзенеӊ 80 яшьлек юбилее уӊаеннан зур концерт белән билгеләп үтте. Ә зур сәхнәдән атаклы артистыбыз 2010 елда рәсми рәвештә киткән иде.

Урыныӊ оҗмахта булсын, Татар Улы Илһам ага!

Фото социаль челтәрдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев