Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Кайгырту" кушымтасын 5 меңнән артык татарстанлы гаджетларына урнаштырган

«Кайгырту» кушымтасы ярдәмендә кулланучылар чит системаларга сораулар һәм мөрәҗәгатьләр нигезендә 13 мөмкин булган социаль ярдәм чарасы турында мәгълүмат алалар, шулай ук аларны алу өчен гариза бирәләр.

Дәүләт һәм муниципаль идарә системасын цифрлы трансформация концепциясе кысаларында куелган бурычларны хәл итүдә төп алымнарның берсе булып суперсервислар төзү һәм клиентларга юнәлдерелгән якын килүне гамәлгә кертү хисабына дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне актив күрсәтүне тәэмин итү тора.

Шуңа бәйле рәвештә, 2021 елда Татарстанда халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча «Кайгырту» дигән яңа платформа эшли башлады. «Кайгырту» кушымтасы ярдәмендә кулланучылар чит системаларга сораулар һәм мөрәҗәгатьләр нигезендә 13 мөмкин булган социаль ярдәм чарасы турында мәгълүмат алалар, шулай ук аларны алу өчен гариза бирәләр. Ел дәвамында мөмкин булган чаралар санын 15кә җиткерү планлаштырыла.

Төрле түләүләр алу өчен гариза биргәндә, татарстанлылар вакытының 20% ына кадәр янга калдырыр дип көтелә.

1 июнь торышына кушымтаны 5 меңнән артык граждан үзләренең гадңетларына урнаштырган.

Бүгенге көндә дәүләт хезмәте алу өчен гаризаны «Кайгырту» («Забота») суперсервисы ярдәмендә һәм Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында бирергә мөмкин.

«Забота» суперсервисы теләсә нинди яшьтәге кешеләр куллану өчен гадилеге бик уңайлы, чөнки чат-бот бар, ул гражданнарның җаваплары нигезендә социаль ярдәм чаралары исемлеген тәкъдим итәчәк һәм гариза җибәрергә ярдәм итәчәк. Моннан тыш, социаль әһәмияткә ия хезмәтләр буенча мәгълүмат алу өчен мобиль кушымтада теркәлергә кирәкми, мәгълүматны кушымтаны йөкләү белән үк файдаланып була.

Фото: скриншот play.google.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кйагырту