Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Кайгыртучанлык һәм яхшы мөнәсәбәт өчен рәхмәт” (+фото)

Инвалидлар декадасы алдыннан Иске Көшкәт авылында яшәүче Петр Германович янына барырга булдым.

Яз һәм җәй айларында билгеле бер сәбәп аркасында барып булмады. Петя янына килгәч, мин аның тормышындагы үзгәрешләргә гаҗәпләндем. Йорт эче ремонттан соң танымаслык булып үзгәргән. Ак итеп агарткан мич, тышланган диварлар һәм түшәм, суыткыч, газ плитәсе, тәрәзәдә түлләр. Петя үзе дә бик канәгать, мин килгәндә радиодан татар җыры тыңлап утыра иде. Телевизордан файдаланырга да өйрәнгән. Петр Германовичның тормышы яхшырган. Ул ремонт ясаучыларга, ярдәм итүчеләргә рәхмәтле булуын әйтергә омтылды. Хәзер биредә бар да тәртип, мич төтенләми, ярыклардан җил керми, кышка утын әзерләнгән. Ә бит болар барысы да социаль хезмәткәр Римма Павлова һәм аның ире Сергей тырышлыгы белән эшләнгән. Аларга үз карамагында булганнарга карата кайгыртучанлык һәм яхшы мөнәсәбәт өчен зур рәхмәт.

Сизнер авылыннан мичче Виталий Тарасовка һәм Чепьядан Валера Денисовка аерым рәхмәт әйтәсе килә. Мәрхәмәтлелек һәм кызгану хәзер сирәк күренеш, шуңа күрә Петр Германовичка ярдәм иткән һәммә кешегә сәламәтлек, тынычлык телим.

Ринат Зарипов,
хәрби ветеран
Балтач бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев