Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кайсы Сабантуйда нинди артист чыгыш ясаячак?

Арбор, Чепья, Пыжмара, Борнак, Көшкәтбаш, Яӊгул һәм күп кенә башка авыллар Сабантуй бәйрәмен үз артистлары белән үткәрергә ният кылганнар.

Шубанда исә Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гирфанова, «Болгар» радиосыннан Айгөл Хәйруллина булачак. Салавычлыларныӊ күӊелен «Казан егетләре» ачачак. Аланда Фирдүс Тәмаев кичке җидедән үзенеӊ 3 сәгатьлек концерт программасын тәкъдим итәр, дип көтелә. Смәел һәм Шеӊшеӊәр җирлекләренеӊ Сабан туена Алинә һәм Азат Каримовлар чакырылган. Субашта традиция буенча «Мунча ташы» кыздырачак, Норма Сабан туен «Рәвешләр» төркеменә тапшырганнар. Түнтәрлеләр үзебезнеӊ артистлар белән башлаячак, әмма Казаннан да кунаклар көтәбез, диләр. Нөнәгәр Сабан туенда Раяз Фасыйхов, Булат Бәйрамов, Ләйсән Гимаева булачагын әйттеләр, алар гына аз дисәӊ, Рәсим Фәсыйхов та менә дигән итеп җырлый, шаярта да ала. Чутайлылар Иркәнеӊ барлык төркемен үзләренә бәйрәмгә дәшкәннәр. Соснаныӊ олысы-кечесе Илназ Минвалиев, Алсу Хәбибуллина җырларын тыӊларбыз, дип өметләнә, үзләре белән тагын кемдер кайтырга тиеш икән. Кунырда Фәрит Низамиевны җырлары белән көтәләр.

Балтач Сабантуе мәйданында Раяз Фасыйхов, Эльмира Нәгыймова, Руслан Кираметдинов чыгышлары көтелә, «Бәрмәнчек» тулы составы белән килүчеләр исемлегендә. Шулай булгач, күӊел ачарга, кушылып җырларга, биергә райондашларыбызныӊ һәрберсенә мөмкинлекләр бар. Бәйрәм кәефен булдыру безнеӊ үзебездән тора, әйдәгез Сабан туйларны сагынып искә алырлык итеп үткәрик әле.

https://i.ytimg.com/vi/XEVL3n8Td3E/maxresdefault.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев