Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кайсы авылдан? Иске Торҗадан…

Гадәттә уйнап-көлеп шулай сөйләшәбез бит, син кайдан дип сорасалар, Иске Торҗадан дип җавап бирәбез, нинди авыл, кайсы җирлектә урнашканлыгы белән дә кызыксынып тормыйбыз. Бактың исә гадәти генә бер удмурт авылы икән ул. Борнак авыл җирлегенә керә.

Барлыгы 146 кеше яши. Тормыш-көнкүрешләре байларча. Соңгы елларда яхшы өйләр җиткезгәннәр, берсе дә туган нигезеннән читкә чыгып салмаган. Шул бер участокта урынын да җайлаганнар, искеләрен дә сүтмиләр, амбар, склад, кече йорт итеп файдаланалар. Иске өйләргә килгәндә, алар күп монда, адым саен диярлек. "Ул өйләр хәзерге вакытта беркемгә дә кирәкми, - ди җирлек рәисе. - Хуҗалары үлгән, варислары еракта. Сата алсаң да, алучысы юк, хуҗа рөхсәтеннән башка тияргә дә ярамый. Җимерелергә җитсә дә, кеше милке бит."
Биредә узган ел җыелган үзара салым акчасына авыл урамының яртысын ремонтлаганнар, быел җыелганына калган өлешен ремонтларга исәпләре. Бары бер урам, бер тыкраклары бар. Язга-көзге пыракларда бик яман буладыр монда, апара-балчык газап чиктерә торгандыр. Чишмәләре ремонт сорый. Авыл халкына бик тә кирәкле чишмә ул, Качману көннәрендә бар халык шунда җыела, татарлар да килә, диләр. Башлангыч мәктәп, балалар бачасы юк монда (ябык дип тормыйбыз инде хәзер, юк кына диябез. Авыл эшмәкәренең кибете эшли. Шунысы куанычлы, медпунт бар һәм ул ачык, эшли. Клуб урынында, менә аның эшчәнлеген җирлеккә нык контрольгә аласы бар, авылдагылар әйткәнчә, 8 мартка концерт куйганнар, бәйрәмгә барган кебек барганнар, бик матур булган, акча түләп концерт карау гына ошамаган. Аңлыйбыз, клуб үзенә акча эшләгән, хәзер шунсыз булмый да, әмма ел буена бүтән мәдәни чара күрмәгән халык моңа әзер түгел. Бүтән чара булса бер хәл, аңа акча түләп тә керергә була, тик бәйрәмдә генә түгел, диләр. Димәк, акча эшләр өчен башка чараларны күбрәк үткәрү мәслихәт. Халык өчен эшләгәндә аларның да мәнфәгатьләрен исәпкә алу урынлы. Авылда яшьләр аз. Гаиләләр сирәк, булганнарын Казан суыра икән. Чөнки авылда эш юк. Фермада атлар гына. Авылдагы яшьләр сәясәтенә дәүләт йөз белән борылмыйча, җирлекләр генә хәл итә ала торган мәсьәлә түгеллеге көн кебек ачык.

Искее Торҗа халкы белән ихластан аралашып йөрү җирлек башлыгының күңеленә хуш килеп бетмәде булса кирәк, референдум акчасы җыйдыртырга иде сезгә, дип куйды ярым шаяру белән.. Кайсы еламыйча бирер иде микән, күргән булыр идең, дип әйтәсе килде бугай. Шулай, аны җыю да җиңелләрдән бирелми, бөтен кеше дә үзара салымның максатчан икәнлеген аңлап бетерми. Бирерләр, мондый таза тормышлы Торҗалылар 300 тәңкәләрен кызганып ятмас. Үзләре өчен бит, үзләре үк юлны ремонтлап бетерәсе, чишмәне төәкләндерәсе бар, диләр. Авылда янгын гидранты да урнаштырырга кирәк, ди авылның эчке һәм тышкы проблемаларын да бик яхшы белгән, кешеләре турында кайгыртып яшәгән җирлек башлыгы.
Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250