Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

КАЙТАВАЗ

Газета һәм сайт укучыларыбыз дөрес аңласын иде, сугыш чоры балаларының, ятимнәренең әрнү тулы хатлары - бу һич кенә дә сугыш ветераннарына хөкүмәт тарафыннан булган игътибар-кадерне күпсенү түгел.

Алар, һичшиксез, бу игътибарга лаек. Әмма бу авыр елларны ятимлек, хәерчелек «камчысы» аша үткәргән, гомер буе әтилеләргә кызыгып, бик яшьли тормыш арбасына җигелгән һәм бүгенгәчә хөкүмәттән бернинди ярдәм күрмәгән тулы бер буын бар. Алар да аерым игътибарга бик лаек.
Дөрес, тиздән Татарстанда яшәүче сугыш чоры балаларына дәүләт ярдәме күрсәтелә башларга мөмкин. Шушы көннәрдә Дәүләт Советы депутатлары әлеге категория ватандашларыбызга социаль ярдәм чаралары билгеләү мәсьәләсе буенча Рәсәй Хөкүмәте һәм Дәүләт Думасына мөрәҗәгать юллады.
«Бу мәсьәлә аерым бер төбәкләрдә генә түгел, ил күләмендә хәл ителергә тиеш», - дигән фикердә торган депутатларыбызның үтенече канәгатьләндерелсә, сугыш чоры балаларына махсус статус бирелеп, конкрет ярдәм чаралары эшләнергә тиеш. Бу вакыйганы ил буенча 8,5 миллион кеше инде 70 елга якын көтә...
Фото: http://freejojo.com/education/page/9/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250