Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кайтаваз - Балтачның үзәк урамнарын төзекләндерәләр (фото)

Транспорт өчен шартлар бар. Җәяүлеләр өчен дә уңайлыклар тудырыла. Әмма бөтен җирдә дә тротуарлар юк.

Җитешмиләрдер инде?.. Инде ничә еллар җәяүлеләр Ленин урамының зират буеннан тар гына сукмактан газапланып йөрергә мәҗбүр. Анда кышын юлдагы карны ишеп төшерәләр, ә җәйләрен яңгыр арты ул урыннан үтеп йөри алмаслык пычрак була. Көзге-язгы вакытларны әйтеп тә торасы юк...
Булгач-булгач, халык күпләп йөри торган, үзәк больницага илтүче шул озын сукмакны киләчәктә тротуар юл итеп күрәсе килә. Аллаһы боерса, яңа мәчет тә ачылгач, бу сукмактан халык, бигрәк тә өлкәннәр намазга йөри башлаячак бит. Өметләребез акланыр дигән теләктә калабыз, дип хәбәр итте көн дә шул юлдан үтеп йөрүче халык исеменнән Гөлшат, Наҗия һәм Нурия ханымнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250