Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кайтаваз: "Кем этләре, берәү дә белми"

Рәхәт бит ул белми яшәүләре

Урам тулып ялгыз этләр йөри,
Кем этләре, берәү дә белми.
Рәхәт бит ул белми яшәүләре,
Белмәгәчтен берәү дә тими.

Бөтен иле белән шундый бит без,
Белмибез без, берни күрмибез.
Арттан килеп бер эт өреп куйса,
Куяннан да катырак шүрлибез.

Озын-озак итеп улыйбыз без,
Тик өрергә генә кыймыйбыз.
Өрсәк ишетерләр, ә аннан соң,
Ни әйтерләр диеп уйлыйбыз.

Чирле этләр кебек өстерәлеп,
Чинап- чинап кына торабыз.
Хуҗа абзый бер сөяк ыргытса,
Ялтыратып ялап куябыз.

Туймасак та, рәвешен китереп,
Койрыкларны болгап торабыз.
Үзләреннән артса тагын бирер,
Ул бит безнең яхшы хуҗабыз.

Урам эте бездән өстенрәк,
Өрә дә ул, чабып та йөри.
Ә без кеше булып кыланабыз,
Үз кадеребезне үзебез белми.

Вәгыйз Гыйльмуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иясез этләр