Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кайтаваз: “Мактау түгел, хезмәтләрен яктырту”

“Хезмәт” газетасы сайтында һәм “Хезмәт” газетасында дөнья күргән “Хушлашмый да китеп бардың...” дигән язманы укыгач, мин дә фикерләрем белән уртаклашырга булдым"

“Хезмәт” газетасы сайтында һәм “Хезмәт” газетасында дөнья күргән “Хушлашмый да китеп бардың...” дигән язманы укыгач, мин дә фикерләрем белән уртаклашырга булдым, – дип, редакциябезгә кадәр килде Түнтәр авылы мәчетенең хуҗалык эшләре буенча имам ярдәмчесе Фарук Ибраһимов.

– Рамил Әнәс улының авылдагы иман йортына карата булган рәхимле карашы турында язгансыз, рәхмәт. Шуңа өстәп, мин аның авылыбыз зиратын төзекләндерүгә керткән хезмәте турында да әйтеп үтәсем килә.Кайбер җитәкчеләр үз авылы зиратларын да карамаска мөмкиннәр, Ә Рамил Әнәсович үзе эшләгән җирлекнең дини эшләрен беркайчан да игътибарсыз калдырмады.

Зиратны төзекләндерү 2014 елдан башланды, Рәис Шәйхетдинов, Ранил Мөхәммәдиевларның матди ярдәме белән (алар спонсорлык иттеләр) зиратның бер ягын коймалап алуга ирештек, Илдар Газыймов берүзе капкасын ясап куйды. Аллаһының рәхмәте яусын үзләренә, исән-сау булсыннар. Авыл халкыннан да акча җыелды, шөкер, авылда акыллы, фикерле кешеләр күп. Акча җайлап җыела торды, эшне чамалап башкара тордык. Акчаң булса, әйбергә заявка бирергә була, әмма бит аны алып кайтырга транспорты, төяргә -бушатырга кешесе, эшләргә янә кул көче кирәк. Андый чакта, читенсенеп-оялып булса да, “Дуслык” җәмгыяте рәисе Рамил Әнәсович янына керә идек. Беркайчан да караңгы йөз белән каршы алмады, кулын селтәмәде, “Егетләр, нәрсә булды, ни кирәк?” дип кенә торды. Машина кирәк иде дип әйтүгә, шалтыратып әйтер иде дә, эш беткәч алырсыз, дип, ризалыгын бирер иде, хезмәткәрләрен дә җибәрде. Аның рәхим-шәфкате белән баганалар да утыртылды, буяп та куелды. Буяу эшенә тотынабыз дип йөргәндә елак яңгырлы көз иде инде, Гомәр хәзрәткә борчылуымны белдердем.” Аллаһы Тәгалә матур көнен бирер, насыйп булса”, дип юатты хәзрәт. Ышанасызмы-юкмы, 29 -30 октябрьдә искиткеч ямьле көннәр булды, 18-20 градус җылыда буядык коймаларны. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң бит аның. Үзара салым акчасына янә койма тотуыбызны дәвам иттек. Бу юлы “Арча-металл” оешмасы җитәкчесе Илсаф Нурсиловия чималны гаять тә арзан бәядән бирле.Транспорт өчен һаман да Рамил Әнәсович янына керәбез.”Амкадор” тракторында эшләүче Юрий Кузнецовның ярдәмен күп күрдек, гараж мөдире Рамил Габдрахмановның да эшне оештыруда булышлыгын гел тойдык. Башыннан ахырына кадәр эретеп ябыштыруларны Илдар Хәкимов башкарып чыкты. Җәмгыятьтә эшләүче Фәнис Шакиров тракторы белән бик булышты. Илшат Сәлихҗановның хезмәте күп керде. Фәнис Хәбибуллин үз КАмазы белән карьердан таш ташып тутырып, тигезләде. Рамил Сафиуллин, Хәйдәр Газыймов, Айдар Мөхәммәтшин шулай ук үз техникалары белән булыштылар. Зиратта 26 тапкыр өмә генә оештырдык, чистарттык, корыган, карт агачларны кистек, чүпләрдән арындырдык. Түнтәрлеләр –  Равис Хәбибуллин, Мөдәрис Ибраһимов, Илһам Газыймов, Булат Басыйров, Рафис Бәйрәмов һәр эштә дә төп эшләүчеләр булдылар, зират өен дә алар эшләде. Мин бу егетләрнең берсен дә мактарга җыенмыйм, бары тик үзебезнең район газетасы аша хезмәтләрен генә яктыртасым, мәрхүм Рамил Әнәсовичның, сез язганча, итәгатьле, кешелекле кеше булуына тагын бер кат инандырасым гына килде. Авылда яшәүчеләрнең күпчелеге зиратны төзекләндерүдә актив булды.

Дөрес, беркем дә, бернәрсә дә мәңгелек түгел һәм беркем дә үзе белән дөнья малын алып китә алмый. Бар да кала. Тик, әгәр дә дөньялыкта изге гамәлләр кылгансың икән, җир йөзендә синең игелекле эшләрең, данлы исемең кала. Нәкъ менә Рамил Әнәсович кебек. Аллаһы Тәгалә дә бит үз артыңнан изге эшләр калдыр дигән.Без, авылының иманлы бәндәләре, игелекле җитәкчебезнең яхшылыкларын мәңге онытмабыз, аңа карата гел хәер-догада торырбыз. Искә алуыбыз рухына изге дога булып барып ирешсен, караңгы гүрләре якты, урыны оҗмах түрләрендә булсын. Амин.”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Түнтәр авылы