Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кайтаваз. Тавы юк, ә тау шуганнар. Кайда дисезме? (+бик күп фото)

“Элек бик күңелле үтә иде бу Яңа ел бәйрәмнәре”, дип искә алырга яратабыз да инде. Ә бит аны истә калырлык итү үзебездән генә тора икән бит!

Менә безнең Алан авылының үзенең интернетта социаль төркеме бар. Бар авыл яңалыгы шунда. Үзебез Казанда яшәсәк тә, авыл тормышы белән һәрдаим танышып торабыз. Шул төркемдә авылдашыбыз Рафил Шәймөхәммәтов, гаиләсе белән Балтачта яшәсә дә, “Әйдәгез әле, Яңа ел ялларында авылда бергәләшеп тау шуу бәйрәме оештырыйк әле!” дигән тәкъдим белән чыкты. Шуны гына көткәндәй, бар авыл халкы бу сүзне бердәм булып күтәреп алды. Көн дәвамында авылдашларның кулларыннан телефоннары төшмәгәндер, билләһи! Һәркайсы үз фикерен, тәкъдимен язды. Самавыр, казан табу, утын, күмер юнәтү, пылау, коймак пешерү, өстәл табу, табын кору, электр уты ялгау, музыка көйләү кебек бер генә мәшәкать тә читтә калмады. Рафил үзе исә һәрнәрсәне башыннан ахырына кадәр контрольдә тотып, ярдәм итеп бәйрәмне оештырып чыкты. 
Һәм менә көткән көн килеп җитте. 7 январь көнне Алан авылының Комсомол урамында иртәдән үк күңелле ыгы-зыгы башланды. Бөтен авыл халкы бирегә агылды. Кайткан кунаклар, күрше-тирә авыллардан килүчеләр күп иде. Бишектәге бәбиеннән алып, 80 яшен куып килә торган өлкәннәр дә килгәннәр! 
Бер якта самавырларда чәйләр кайнады, хуш исләр таратып казанда – пылау, табаларда коймаклар пеште, шашлык, купатылар кызды. Бәйрәмгә килгән апалар табынны конфет-прәннек, чәй тәм-томнары белән баетты. Икенче якта авыл яшьләре уеннар, төрле ярышлар оештырды. Җыр-музыка яңгырап торды. Һәркем үзеннән өлеш кертергә тырышты. Ә тауда бала-чага мәш килде. Иң күңеллесе мөгаен, заманча зур озын кабартылган чанада (халык телендә аны банан диләр) авыл халкының бергә күмәләшеп тау шууы булгандыр! Кыскасы, көне буе бәйрәм итте Алан халкы. 
Болай итеп күмәкләшеп тау шуу, бергәләшеп күңел ачу элекке елларда да бар иде авылда. Инде кабат шул традицияне дәвам итеп, янәдән бердәм булып, оешып бәйрәм ясаган авылдашларыма “Афәрин!”. Менә ичмасам, сагынып сөйләрлек булды! 

Айдар Шәмсетдинов 
Алан – Казан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев