Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кайту. 80 ел элек сугышка чыгып киткән солдатны туган авылында жирләделәр

Бөек Ватан сугышы вакытында Калуга өлкәсендәге авылларны фашистлардан азат иткәндә һәлак булган татарстанлының җәсәде туган ягына кайтарылды.

Бөек Ватан сугышы вакытында Калуга өлкәсендәге авылларны фашистлардан азат иткәндә һәлак булган лейтенант Әбрар Җәләлиевнең җәсәде туган ягына Кайбыч районы Борындык авылына кайтарылды. Тантаналы митингта калдыкларны табу белән шөгыльләнгән эзтабарлар да катнашты.

Татар солдаты Әбрар Җәләлиевнең җәсәде 4 сентябрьдә табылды. Аның шәхесе медальон эчендә сакланган язма ярдәмендә ачыкланды. Ул 1942 елның 13 июлендә 28 яшендә һәлак булган. 80 елга якын вакыт узгач, аны туган авылына алып кайтып җирләделәр.

 

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: солдат җәсәде