Каз өмәсе – Сабан туена тиң хезмәт бәйрәме
Шода — Татарстанның Мари, Киров өлкәләре белән чиктәш, районның иң төньяк авылы. Монда татарлар Явыз Иванның чукындыру сәясәтеннән качып килгән. 17нче гасырда ул инде мәчет салдырырлык иманлы авыл булган.
Шода үзенең атаклы кешеләре белән дә данлыклы. Бөтенрәсәйгә билгеле рәссам Фиринат Халиков шушы авылда туган, аның картиналарын без М. Фәйзи музеенда күрдек. Мирхәйдәр Фәйзи җәйләрен бу авылда, тирә-якка билгеле мулла Сәетгәрәй абыйсына (ул 60тан артык мәчет салдырып, аларга матди ярдәм күрсәтеп торган) кунакка килгәч, беренче татар музыкаль драмасы, атаклы "Галиябану«ны язган. Советлар Союзы Герое Хафиз Сабиров, район тарихында искиткеч якты эз калдырган шәхес Хәмит Гәрәев... Хәмит Гәрәев дүрт дистә елга якын гомерен шушы җирлекне үстерүгә багышлый. Авылда эшмәкәрләр күп, халык эшсез тилмерми.
Куныр авыл җирлегенең «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, Шода авылы кызы Фәйрүзә Зәкиева Каз өмәсенә дәште.
Зәкиевлар нәселе — авылның горурлыгы. Әтисе Гыйлмулла Дәүләтшин 30 ел җирлектә авыл советы рәисе булып эшләгән, авылның яңаруы, төзекләнүе өчен янып-көеп яшәгән. 5 баланың дүртесе шушында төпләнгән. Фоат абыйсы агач эшкәртү остаханәсе тота, Азат энесе «Балкыш» авыл хуҗалыгы кооперативы төзеп, гаиләсе белән шунда хезмәт куя. Төпчекләре Илфат төп нигездә калып, бригадир, ферма мөдире, зоотехник булып эшләп, «Якты юл» хуҗалыгын үстерүгә күп көч куя. Фәйрүзә 43 ел балалар бакчасын җитәкли.
Тукта, сүзем Каз өмәсе турында иде бит! Әлбәттә, мондый зур, күркәм чараны ялгызың башкару мөмкин түгел. Ярдәмчеләре — авыл активистлары, дуслары Илзия Нәҗипова, Гөлшат Шәрәфетдинова һәм, әлбәттә, гаиләсе.
Алдагы көнне көне буе яңгыр койды. Иртән ялт итеп кояш чыкты. Кадрия Идрисова җитәкчелегендә Казан кунаклары килүгә Балтачтан кузгалдык. Барып керсәк! Иртәнгә ап-ак кар яуган, аяк асты шыгыр-шыгыр! Рәхәт!
ТНВ кызлары-егетләре килеп тә җиткән!
Капка киереп ачылган. Йорт хуҗасының нәни оныклары безне милли киемнәрдән ипи-тоз белән каршы алды. Колмак чүпрәсе белән пешкән ул ипинең тәме әле дә авызда!
Гадәти авыл өе, кое, мунча, баз өсте. Өстәлдә зур самовар җырлый. Хуҗабикә каз маенда пешкән кайнар мич коймагын өстәлгә тезә тора, ул авызда эрә тора.
Казларны, аякларын бәйләп, алып чыгып кыйблага каратып тезделәр. («Йолкырга каты булмасын)», — дип, суючының артына типтеләр. Казны озак тондырырга кирәк.
Барлык каз суелгач, хәрам йонын алып, баш-аяк, канатларын кисеп (хуҗабикә канатларны санап алып, яшереп куя, югалса, кул китә), мунчага йолкырга кертәбез. Беренче суелганы иң ахырдан кертелә. Идәндә зур җәймәгә башта йоны, аннан мамыгы төшерелә. Йон-мамыкны сүрүгә бары ирле хатыннар гына тутыра. Үсмерләр баш, тәпи чистарта.
Быел бу гаилә 40 баш бәбкәне исән-имин үстергән.
Шодага килеп Мирхәйдәр Фәйзи музеен күрми китү гөнаһ булыр иде. Шода мулласы, драматургның абыйсы Сәетгәрәй Фәйзуллинның 2 катлы агач йорты бүген тарихи ядкарьләрне кадерләп саклый. Хәер, йорт үзе дә тарихи һәйкәл, ләбаса! Бу бинаны ремонтлап, бүлмәләрен киңәйтүгә Гыйлмулла Дәүләтшин күп көч куйган. Әйләнмәле тар баскычлардан менеп, драматург беренче татар музыкаль драмасы "Галиябану«ны язган бүлмәдә тын гына басып, тарихи үткәннәргә кайтып килдем. Талантлар нигә кыс-ка гомерле була икән?!
Чү! Аста Галиябану белән Хәлил җырлый түгелме? Аны Фәйрүзә ханым белән Фоат әфәнде башкара икән. Яшь егет Мирхәйдәр авыл сылуы Сәгъдәтбануга гашыйк була, тик кызның сөйгән егете барлыгын белгәч, араларына кермәскә уйлый.
Гомумән, музейда гаҗәп бай, искиткеч үзенчәлекле экспонатлар тупланган. Бирегә махсус килергә, ул яшәгән заманда көне буе булырга кирәк. Күңелдәге тәэсирләр белән әкрен генә мәдәният йортына юнәләбез. Монда безне искиткеч бай күргәзмә һәм гармунчылар ансамбле каршылый. Мәдәният йорты борынгы, әмма аңа яхшы ремонт ясалган, ничектер күңелгә якын, җылы бөркелә.
Иң элек Гөлшат Шәрәфетдинова күргәзмәсе янына киләбез. Андагы гүзәллек!
Энә тоткан куллары чын могҗиза тудырган. Кызыксынып, мамык мендәр тышындагы бизәкләрне каян алуын сорыйм. «Вәгазь китабының почмагында күренер-күренмәс бизәк бар иде, мин шуны зурайтып ясадым. Әгәр бизәктә бушлык килеп чыкса, аны үзем уйлап чыгарган орнамент белән тулыландырам. Гомумән, мин бөтен җирдә бизәк күрәм, аны тизрәк кәгазьгә төшерергә, я хәтергә салып куярга тырышам. Менә сезнең күлмәктәге бизәкләр дә бер заман минем чигешләрдә урын алачак!» — ди Гөлшат ханым. Әйе, исеме җисеменә туры килә, ул кешеләргә шатлык бүләк итә. Ниләр генә юк биредә, намазлыклар, сөлгеләр, мендәр, өстәл япмалары. Мамадыш кунагы Зөмәрия ханым каз мамыгы тутырган затлы чигүле пар мендәрне сатып та алды. Гөлшат ханым күп күргәзмәләрдә җиңү яулаган. Күргәзмәләрне шактый күп күргән Кадрия ханым Рәис кызы да сокланудан сүзсез калды. Тагын бер бәйгегә, «Каз өмәсе» бәйгесендә катнашырга тәкъдим ясады.
Гөлшат ханым чиккән сөлгеләр безне генә түгел, Казанда «Милли сөлгеләр» конкурсында мәртәбәле жюрины да таң калдырган. Ул әле авыл апаларын һәм балаларын да тегү-чигүгә өйрәтә икән. Афәрин! Әйткәнемчә, авылда эшмәкәрләр шактый. Алар да үз продукцияләрен күргәзмәгә куйган. Һәркайсы мактауга, ихтирамга лаек.
Авыл халкын, кунакларны иң нык кызыксындырганы — каз мамыгыннан евроюрган сырып күрсәтү (мастер-класс). Гөлсем ханым Миңнебаева 90нчы елларда мондый юрганнарны тегеп сатып, гаилә бюджетын шактый ныгытуын сөйләде. Үзенең 35 ел элек сырган юрганы, көн дә ябынып ятсалар да, әле өр-яңа. Сүрүне 20 сантиметр тирәсе ара калдырып, тигез итеп сырып чыкканнар. Һәр арага учлап каз мамыгы алып, шуны әкрен-әкрен кулдан ычкындырып, полоса буйлап таратып чыгасың, аннан икенчесен, өченчесен...
Тутырып бетергәч, авызын ике яклап тегеп куясың. Бер евроюрганга 1килограмм каз мамыгы кирәк. Үрдәк йоны белән дә эшләргә була. Ул нәкъ каз мамыгы төсле икән. Бу эшне Халисә, Айгөл (икесе дә тегүче, кул осталары) һәм Гөлсем ханым (аның, гомумән, белмәгән һөнәре юк) башкарды. Бәби арбасына кую өчен тегелгәне тагын да үзенчәлекле. Аны озынча итеп сырганнар, яртылашын астына җәясең дә, калганын өстенә әйләндереп ябасың. Сабый мәмердәп җылыда йоклый. Тагын шунысы бар, яңа тутырылган мендәр, сырылган юрганнарны бер ел, исе китсенгә, киптерергә, җилләтергә кирәк. Шуннан исе дә бетә, кабарып та китә. Килгән кунаклар осталарга юрган сырырга заказларны бирде инде.
Чаралар залына үтәбез. Безнең өчен матур концерт әзерләгәннәр, ул шулкадәр мәгънәле, эчтәлекле булды, җитми дә калды. Марилар, удмуртлар, керәшен халкы, татарлар сәхнәдә ут уйнатты.
Улисьялдан (районда бердәнбер мари авылы) Федоровлар гаиләсе (әти-әни, ике малай) чыгыш ясаганда кечкенә малайның тыпыртап биюенә дәртләнеп, кочаклап күккә чөясе килде. Афәрин, дими ни әйтәсең. Куныр авыл советы 6 авылны берләштерә, керәшеннәр, татарлар, марилар, удмуртлар үзара дус-тату тел-лөгать, гадәт вә әхлак алмашып яши. Артистларның барысы да авыл үзешчәннәре. Зөлкафир Зиатдинов игезәк уллары белән чараның башыннан ахырынача гармуннарда матур көйләре белән күңелне күтәрде.
Фаяз Габделхаковның яшь чакта җырлавын ишетеп, ул чордагы район җитәкчесе Марат Әхмәтов: «Энем, сиңа һичшиксез җырчы булырга кирәк, әйдә, үзем булышам, укырга кер!» — ди. Егетнең авылдан китмәсен белгәч: «Алайса мин сиңа „Т-40“ тракторы бүләк итәм», — дип вәгъдә бирә. Икенче көнне үк тракторны егетнең капка төбенә китереп тә куялар.
Җырчы Фәрит Хәкимов авылда калган егет. Менә шундый ватанпәрвәр талантлар яши җирлектә.
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ринат Камил улы Мөхәрләмов: «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы әгъзаларының күбесе — мәгариф хезмәткәрләре. Аларның һәр чарасы халыкны рухи һәм әхлакый тәрбияләүне тормышка ашыра. Өлкәннәр белән бергә чарада катнашкан балалар телебезнең камиллеген, гореф-гадәтләребезнең гүзәллеген күреп, өйрәнеп үсә. Димәк, киләчәк буын гореф-гадәт, традицияләребезне дәвам итеп, телне саклап калачак. Тел, милләт язмышы, гореф-гадәтләрнең үлемсезлеге өчен барыбыз да җаваплы. Алга таба да киңәшләшеп эшләү насыйп булсын», — диде ул.
Чара ахырына якынлашканда райондагы җыелыштан хуҗалык рәисе Зиннур Әсхәдуллин, җирлек рәисе Руслан Егоров та кайтып җитте. Сөбханаллаһ. Тормыш дилбегәсен кулларында нык тотучы ир уртасы егетләр күңелләргә үтәрлек итеп мәгънәле чыгыш ясадылар.
Кичә ахырында сүз алып, Кадрия Рәис кызы: «Бүгенге кичә бәйрәм генә түгел, танып-белү, аралашу, яңа һөнәрләр үзләштерү чарасы да. Ә иң әһәмиятлесе, телебезне, милләтебезне, гореф-гадәтләребезне киләчәк буынга җиткерүдә мөһим адым», диде.
Балтач мөхтәсибәте имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев «Ак калфак»лыларның (аның җәмәгате «Мәгърифәт мәркәзе» җитәкчесе Айгөл ханым да шушы оешмада) Ислам динен ныгытуга, яшьләрне дингә тартуга да уңай йогынтысын билгеләп үтте. Шулай булмый, арабызда күбебез намазда, мәдрәсә белемле ханымнар да шактый, бер генә чара да дин әһелләреннән башка үтми. Ульян каласында Кадрия ханымга затлы намазлык бүләк итүләре шуның күркәм билгесе.
Биредә тагын бер тарихи һәйкәл — 1902 елда Сәетгәрәй Фәйзуллин төзеткән мәчет тә бар әле. Фәйрүзә ханым җитәкчелегендә авыл халкы аңа ремонт үткәргән. Фәйрүзә 10 ел инде мәчеттә хезмәттә икән. Телне, милләтне, гореф-гадәтләрне саклап калу өчен кечкенә генә форсатны да кулдан ычкындырмаска, булдыра алганча гамәл кылырга, дини, милли, дөньяви оешмалар бергә эшләргә, эзләнергә кирәк.
Мәчеттә өйлә, икенде намазларын укып, көндезге аштан соң яңа идея, планнар белән таралыштык.
Туган телне сак-лау һәр милләт өчен ул традицияләрне, милли үзенчәлекләрне саклап киләчәк буынга тапшыру дигән сүз. Фәйрүзә ханым үз чиратында моңа иреште.
Әминә Мөхәммәтҗанова, «Ак калфак» оешмасының
Балтач бүлеге советы әгъзасы
Фото: И.Нәҗипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев