Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казан Кремле QR-кодларга альтернатива турында: «Локдаун кертү варианты булды»

Республикада гамәлдә булган вакцинацияне QR-кодлар аша тикшерү системасы тулы локдаунаны кертүгә караганда, иң яхшы вариант булып тора.

Узган ял көннәрендә оперштаб утырышында нәкъ менә шундый альтернатива каралды, дип сөйләде журналистлар белән брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Аның сүзләренә караганда, республика җитәкчелеге агымдагы карарларны кабул иткәндә ике төп момент күздә тотылды – кешеләр тормышын саклап калу һәм хезмәт коллективларын саклап калу. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча күрелгән чаралар компромисслы булып тора, предприятиеләргә үз эшләрен дәвам итәргә мөмкинлек бирә.

«Катгый чараларга килгәндә, берәү дә әниләре, әтиләре, әбиләре һәм бабалары, балалары үлүен теләми. Үлчәүдә кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге, шулай ук хезмәт коллективларын һәм эш урыннарын саклау мәсьәләләре каралды. Безгә калса, бу тулы баланс. Тулысынча локдаун кертү варианты да булды. Моннан кем яхшырак булыр иде?» – дип аңлатты Лилия Галимова.

Ул хәзер рестораннар һәм сәүдә үзәкләрен ябу турында сүз юк, дип өстәде. Һәм бу QR-кодларын тикшерү опциясе булу аркасында мөмкин булды.

«Без рестораннарны, сәүдә үзәкләрен ябарга димибез. Эшләү мөмкинлеге бар, әмма без бу катлаулы юлны узарга тиеш. Һәм шулай Татарстан гына эшләми – соңгы көннәрдә дистәләгән төбәкләр дә шундый ук чаралар кертте. Чөнки инфекциянең чикләре юк. Шуңа күрә бу чараларны яхшырак әзерлек белән бер-ике айдан кертү кирәк иде дигән иллюзияләр төзергә кирәкми», – дип нәтиҗә ясады Лилия Галимова.

Чыганак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: QR-код