Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казан кушса, Чепья урамнары да яктырыр

Урамга лампочка куярга акчаны үзебезгә җыяргамы, дигән эчтәлектәге мөрәҗәгатькә җавап йөзеннән.

Чепья авыл җирлеге башлыгы:
«Чепья җирлегендәге урам утлары дәүләт программасы нигезендә яңартылды, утны экономияләүче лампочкалар шуңа нигезләнеп урнаштырылды, әлеге эшләрне Казаннан килеп башкардылар. Шуңа да җирлек үз теләге белән лампочкалар куеп йөри алмый, бу юнәлештә эш бара, район башкарма комитеты җитәкчесе исеменә хат юлланды, шулай ук Казандагы оешмага да хат җибәрелде, җавап көтәбез. Уңай җавап килсә, авыл халкының үтенече канәгатьләндереләчәк. Ә бер лампочка 500 сум тора дигән сүзнең шәхсән үземнең әйткәнем булмады".

Искәртеп үтик: Чепья җирлеге электр энергиясен экономияле тоту буенча районда мактаулы урында.
Фото: https://uslugi.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250