Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казан Ветеринария академиясе мөгаллимнәре белән очрашу булды

Проектның максаты – үзебездә югары белемле ветеринария белгечләре әзерләү.

Бүген Н.Э.Бауман исемендәге Казан Ветеринария академиясенең укыту һәм тәрбия эшләре буенча проректор, ветеринария фәннәре докторы Данил Наил улы Мингалиев, оештыру кафедрасы доценты, ветеринария фәннәре кандидаты Сергей Михайлович Домозалов, районыбызның мәктәп директорлары, күмәк хуҗалык җитәкчеләре белән берлектә район мәктәпләрендә ветеринария юнәлеше буенча аграр класслар ачу хакында сөйләштек.

Проектның максаты – үзебездә югары белемле ветеринария белгечләре әзерләү. Академия март аеннан мәктәпләрнең 7-10 сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре белән килешүләр төзеп, киләчәктә белемнәрен әлеге юнәлештә дәвам итәргә теләүче балалар белән укытулар башлап җибәрергә ниятли. Уку йорты белән килешү төзеп укыган укучыларга максатчан белем алу мөмкинлеге биреләчәк.

@nutfullinramil

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветеринария