Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда санкцияләнмәгән акцияләрдә 67 кеше тоткарланган

Узган атнада республикада санкцияләнмәгән гавами акцияләрдә катнашкан затлар тоткарланган һәм җаваплылыкка тартылган.

Хокук саклау органнары санкцияләнмәгән акцияләрдә катнашкан өчен егерме меңнән утыз мең сумга кадәр административ штраф яки илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр каралган, дип игътибар итә. Ә кабат бозган өчен штраф йөз илле меңнән өч йөз мең сумга кадәр арта яки утыз тәүлеккә административ кулга алыну каралган.

24 февральдә Казан шәһәренең Бауман урамында оештырылган санкцияләнмәгән чарада 21 кеше тоткарланган, алар арасында 1 балигъ булмаган бала да бар. Шулай ук 27 февральдә шундый ук санкцияләнмәгән ике акция узган. Биредә 46 кеше тоткарланган. Аларның һәркайсына карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.2 маддәсе буенча административ беркетмәләр төзелгән.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев