Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда «Татар халык иҗаты» басмасын тәкъдир иттеләр

Басмада элек дөнья күргән материаллар да, экспедицияләр барышында җыелган, фәнни оешмалар архивында сакланган, беренче тапкыр фәнни әйләнешкә кертелгән халык иҗаты белән дә тирәнтен танышу мөмкин.

25 томлы академик басманы Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты әзерләгән.

«Әлеге басма татар фольклорының барлык жанрларын колачлый. Җыентык татар халкының элегрәк басылып чыкмаган фольклор мирасын киң аудиториягә җиткерү, халык иҗаты әсәрләрен популярлаштыру, тарихның төрле этапларындагы мәдәни ядкярләрне теркәү булып тора.

Җыентыкка фәнни басмаларда моңарчы билгеле булмаган халык иҗаты үрнәкләре дә кертелде», — дип сөйләде матбугат конференциясендә Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин.

Басмада элек дөнья күргән материаллар да, экспедицияләр барышында җыелган, фәнни оешмалар архивында сакланган, беренче тапкыр фәнни әйләнешкә кертелгән халык иҗаты белән дә тирәнтен танышу мөмкин.

«25 томлыкның алты китабы татар халык әкиятләренә багышланган. Шулай ук риваятьләргә, легендаларга, мөнәҗәтләргә һәм дастаннарга багышланган китаплар бар. Һәр әсәр кайдан, кайда һәм кем тарафыннан кемнән язып алынуын, яки беренчел чыганакны күрсәткән язулар белән тулыландырылган», — дип бәян итте Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре Илсөяр Закирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев