Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда ТЭФ-2024 үтәчәк

Форум кысаларында 30 артык эшлекле чара булачак.

3-5 апрельдә «Казан Экспо» территориясендә энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Халыкара форум узачак.

Форум кысаларында 30 артык эшлекле чара булачак. Форумның төп темасының берсе — технологик суверенитет, илебезнең энергия машина төзелешен үстерү булачак.

«Россиянең 16 төбәгеннән, Беларусь, Кыргызстан һәм Казахстаннан делегатлар килүе көтелә. Форумның һәр көне тематик чараларга бай булачак. Мәсәлән, яшьләр сәясәте өлкәсенә багышланган төрле чаралар узачак. Яшьләр көненә квестлар, викторина рәвешендә интерактив программа әзерләнгән. Шулай ук «Без энергия нәтиҗәлелеген сайлыйбыз» яшьләр республика конкурсына йомгак ясалачак», — дип белдерде матбугат конференциясендә Татарстан сәнәгать һәм сәүдә Министры урынбасары Марат Миңнебаев.

Форумда оештырылачак «2023 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» дәүләт программасын гамәлгә ашыру барышы һәм 2024 елга бурычлар турында» Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев