Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда әзер паспортны өйгә китереп бирү хезмәте барлыкка килгән

Яңа хезмәтне күрсәтү өчен килешү Казанның «Идел буе» күпфункцияле үзәгендә төзелә.

(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Казандагы күпфункцияле үзәк халыкка өстәмә хезмәтләр күрсәтә башлады. Хәзер күпфункцияле үзәктә әзер булган Россия һәм чит ил паспортларын, машина йөртү таныклыкларын алдан билгеләнгән урынга китерүгә заказ биреп була. Бу хакта Татарстан Күпфункцияле үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Мондый карар безнең эшчәнлек тәҗрибәсеннән чыгып кабул ителде. Мәсәлән, аны паспортка заказ биргән гражданин ала. Кешегә паспорт бик кирәк, әмма ул аны килеп ала алмаган очраклар булды. Мәсәлән, ул хастаханәдә яки бала тудыру йортында ята», - ди  Күпфункцияле үзәк директоры Ленара Мозаффарова.

Паспортларны һәм машина йөртү таныклыкларын күпфункцияле үзәктән читтә тапшыру килешүгә кул куйганнан һәм хезмәт өчен түләүдән соң мөмкин. Килешү Казанда «Идел буе» күпфункцияле үзәгендә (Авангард ур., 74) төзелә. Шунда ук хезмәт өчен түләргә була.

Күчмә хезмәт күрсәтү исемлегендә барлыгы 45 хезмәт бар. Документларны кабул итү хезмәте бәясе – 1114 сум, тапшыру буенча - 650 сум. Шул ук документны тапшыру өчен чыгу вакытында өстәмә хезмәт күрсәтү буенча гариза кабул иткәнгә 605 сум акча түләргә кирәк булачак. Ташламалы категория гражданнар өчен хезмәт бушлай башкарыла.

Казандагы күпфункцияле үзәктә халыкка күчмә хезмәт узган ел ахырында күрсәтелә башлады. Бу вакыт эчендә йөздән артык кеше мондый мөмкинлектән файдаланган.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: паспорт тапшыру