Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казыклар яки Хәбриевларның авылны үз итүләре турында (видео)

Берәүләр каланы сайлаганда, Раушан белән Алия саланы үз итә.

— Бер көнне арткы якка — бәрәңге бакчасы җиренә чыксам, Раушан казыклар кагып ята. «И улым, нәрсә була бу? Ничекләр эшләп чыгарсың моны?» — дип борчылам, тезелеп киткән казыклар мәйданын күреп. Ул кадәр зур төзелешне күргәнем дә юк иде... Холкы шундый — уйласа, эшли. Тотынгач, ахырына кадәр җиткерә. Үзе каккан шул казыклардан төзелгән тормыш инде бу, — дип, улы белән горурлану хисләрен яшерә алмый Рәмзия апа. 

Югары Субаш авылында яшәүче ХӘБРИЕВләр гаиләсендә кунакта без. Җир җимертеп эшләп, күпләргә үрнәк булып, бер түбә астында өч буын яшәп ята. Ничек кенә әле! Берәүләр каланы сайлаганда, Раушан белән Алия саланы үз итә. 

Раушанның шушы җиргә суккан казыклары буйлап китик әле. Авылда корган мул, бәхетле, түгәрәк тормышын нинди нигезләргә утыртты икән авыл егете... 

Язмыш

Төп казык бу түгел, әлбәттә. Аны Раушан үзе какмаган да. Ләкин тормышына саллы өлеш керткән ул. Гаиләдә дүрт кыздан соң зур бүләк булып дөньяга килгән бердәнбер малай Раушан. Алдагы дүрт кызын да бер үк акушерка белән тапкан Рәмзия апа, шаяртып, бишенче тапкырында бала табу бүлмәсенә аның белән керүдән баш тарта. «Тукта, син кермә әле, гел кызлар бирәсең», — ди акушеркага. Ул вакытта УЗИ аппаратлары бармы соң? Балаң белән тәүге күрешүеңдә генә кем икәнен беләсең ләбаса. Ни хикмәт, күкрәгенә ир бала салып куялар бит Рәмзия апаның. Раушан! Бу сөенечне, авылга — күршеләренә шалтыратып, Рәфкать абыйга палатадаш хатын җиткерә. Бәхетле әти шул көнне бәби тәпиен өч литр самогон белән бик яхшылап юганын гаиләдә әле дә көлеп искә алалар.

Рәмзия апа үзе 35 ел колхозда хезмәт куйган: 17 ел сыер сауган, 15 ел бозау караган. Рәфкать абый колхозда тракторда эшли, күп еллар район буенча алдынгы комбайнчы исеменә лаек була. Үз гомерләрендә бергәләп өч йорт күтәргәннәр. Өстәл кадәр ташларны берүзе күтәреп сала торган өрлек кадәрле ир булган ул. Кайсы эшкә тотынса да, Рәфкать эшләгәне күренеп тора, аныкы гел икенче була дип мактаганнар авылда. Кызганыч, кыска гомер насыйп була аңа. 52 яшендә үк бакыйлыка күчә Рәфкать абый... Тормыш йөге, йорттагы ир-ат эше тулысынча Раушан өстенә кала. «Рәхәт күрмәде инде», — дип авыр сулый әнисе, ул елларны искә алып...
Кечкенәдән техника тирәсендә чуала Раушан. Әтисе дә мәктәптә инструктор булып эшләгән вакытлар бу. Булган инде Югары Субаш мәктәбенең көчле чаклары: тракторы, автобусы, машиналары...

Егетләрне, укытып, мәктәптән үк права белән чыгарганнар. Күңеле яткач, бөтен деталь-запчастьларны тотып, җыеп карап өйрәнә малай. Интернет юк — бөтен кызыксындырган мәгълүматны китаптан укып ятлый. Әтисез калган елны ук — 16 яшендә Мари якларыннан беренче тимер атын барып ала — ярым сүтелгән хәлдәге «ЮМЗ» тракторы була ул. Аны яңадан җыя Раушан. Колхоз эшеннән дә тартынмый: Т-150 тракторына утыра, «Дон» комбайнында — ярдәмче, "Нива«да берүзе эшли. Туры килсә, очкычны да һавага күтәрә алыр иде егет! 

Әтисе исән чакта ветеринар белгечлеге турында хыялланса да, башка тормыш мәктәбе узарга туры килә аңа. Әнисен калдырып китеп буламы инде?! Була, әлбәттә... Ләкин Раушан өчен бу башка сыймаслык кебек тоела. Һөнәри лицейда машина йөртүче, тракторчы, эретеп ябыштыручы белгечлеген алып, ватан алдында бурычын үтәп кайтырга да өлгерә. 

Ә калган казыклар турында Раушан үзе сөйли... 

Җир кадере

— Армиядән кайткач, әнинең, апаларның, туганнарның пай җирләрен алып, шулар белән эшли башладым. Кеше башына 4,8 гектар җирләр бүленгән иде. Шунда печән әзерлим дә, аренда өчен хуҗасына печән белән түлим. Аннары Мари-Эл якларыннан җир рәсмиләштердем. Ул чакта ук: «Күбрәк ал, аннары булмый әле ул», — дип кисәттеләр. Кая инде, илле гектары да җитә кебек иде... 
Үз җирләремдә эш тәмамлангач, Мари Иле, Киров якларына юл тотабыз. Анда да җирне арендага алып эшкәртәбез, печән әзерлибез. Хәзер 150 гектар җирем бар. Авылда — иркенлек. Патша кебек яшибез дип көләбез. Узган чакрымнарны, киң басуларны, чиксез кырларны күреп үскән, шуның белән яшәгән авыл кешесен бер бүлмәле фатирга ябып куй инде менә... Югыйсә Балтачка — район үзәгенә китеп өй салырга да мөмкинлегем бар. Ләкин үз авылымнан беркая китәсе килми. Күршеләребез, йортларын сатып, күченеп киттеләр. Сатып алырга теләүчеләр килеп йөри башлаганын күргәч, туктале, нишләп чит кешегә бирик әле моны дип, ул җирне дә үзебез сатып алдык. 

Күрше төбәкләрдә эшкәртелмәгән кайсы җиргә барып тотынсаң да, шундук хуҗасы табыла. Киләчәктә зур проблемага әйләнәчәк әле бу җир мәсьәләсе. Кемгә кирәк ул авылдагы җир, димәгез. Иң туклыклы, уңдырышлы туфрак авыл җирендә. Җир кешесе кадерен дә, аермасын да белә аның. Хәзер аңлыйм: әти исән булса да шәһәргә китмәс идем... Җир кешесе мин.

Алия 

— Армиядән кайткач, бер дустым ашка чакырды. Ул да хезмәт итеп кайткан гына иде әле. Шул хөрмәткә Коръән укыттылар. Алия белән шунда таныштык. Ул табын әзерләшергә, ярдәм итәргә килгән. Очрашып йөргәндә үк авылда каласымны белде. Минем киләчәгем Субаш белән генә бәйле булганын аңлый иде. Алай да: «Авылда да шәһәрчә — сыер саумыйча яшәп була», — дип ышандырган идем. (Көлә). Бер түгел, кырыкка якын сыер саварга туры килде менә. Алияне дә эш белән куркытып булмый. Авыл кызы бит ул! Тормыш йөген бергә тартабыз. 

Туй мәсьәләсен дә җиңел генә хәл иттек. Ноябрьдә дусларның туена баргач, Алия кәләш бәйләмен тотты, мин — кияү аткан буманы.

Декабрьдә инде безнең туебыз булды. Алдагы ел — кәбисә елы иде. Шуңадырмы, бер кафеда да буш көн юк. Шуңа туйны авыл мәктәбе ашханәсендә уздырдык. Аның каравы, шулкадәр күңелле узды! Кунакларны чак озаттык. Биер өчен бөтен музыканы үзем сайлап, яздырып куйдым. Хәер, бөтен оештыру эшләрен дә үз җилкәмә алдым. Безнең туйны дуслар-туганнар әле дә сагынып искә алалар.

Авылыбызда фельдшер булып эшли Алия. Әнигә укол йә система куясы булса, бик җайлы ул яктан да. Алты операция кичерде әни. Беренче ярдәм күрсәтер кешесе янында булуга ул бик куана. Шәһәргә китик дип бер тапкыр да үгетләмәде Алия. Кайсы җирегез шәһәрдән ким дип сорасалар, аптырый хәтта... «Ким түгел, артык әле!» — ди.

Улларым

— Өч малай бүләк итте миңа Алия! Бик зур горурлыгым инде алар. Олысы Раянга 9 яшь. Аның үскәнен хәтерләмим дә кебек. Ул вакытта трактор белән эшләп йөргән чаклар — еш ватыла. Мин йә ремонтта, йә эштә... Рияз 7 яшьтә, Ренальгә 3 яшь тулды. Кая барсам да, үзем белән алып йөрергә тырышам. Шуңадырмы, «әти кебек» дигән сүзне еш кабатлыйлар. Беләм, миңа охшарга тырышалар. Бәләкәе гел минем белән тракторга утырып йөри. Йортка күчкәндә ламинатны Раян белән икебез җәйдек. Риязы — иң шугы. Анысы бигрәк тә авыл җанлы булып үсә. Кайвакыт авылда тракторны сорап торалар да, биреп җибәрәм. Урамда күреп, танып ала шуны.

«Әти, безнең тракторны кем алды?» — дип сорый кайткач. Сенаж әзерләгән вакытта бик зур өмә була бездә. Унлап техника эшли: ташыйбыз, чокырга бушатабыз, таптыйбыз... Риязның үзендә урак өсте: безне кабатлап, уенчык машина-тракторлары белән ул да сенаж әзерли. Уенчык КАМаз машинасы белән алып кайта, үзе ясаган чокырга бушата, таптап тыгызлый, өстен пакет белән яба, ташлар белән бастыра. Икенче көнне ачып, сыерларга шул сенажын бирә. Көтүдән кайткан сыерлар урыннарын бутап бассалар да, шундук сизеп ала Рияз. 

Җәен бергәләп сыерларны көтүгә куалар. «Электропастух» белән әйләндереп алган урынга илтеп ашаталар, саклыйлар. Балаларны дөрес тәрбияләүнең бердәнбер дөрес юлы — үз үрнәгең. Эш белеп үсәләр дип куанабыз. Сыерларга сенаж бирәләр, асларын чистарталар. Кечкенәдән кул арасына кертергә тырышабыз. Шәһәр малайларын бәбәй урынына тоталар бит әле бу яшьтә! Мондый хезмәт мохитен балаларга бары тик авылда гына биреп була. Улларыбыз бары тик татарча гына сөйләшәләр. Әби тәрбиясенең дә җимешләре бу. Аларга күз-колак булып торыр кешебез һәрвакыт янәшәдә. Өй каршында бик иркен мәйданыбыз бар. Шунда дуслары белән җыелышып уйныйлар. Ә шәһәрдә... Балаларны сакларга аерым кеше кирәк. 

Өч малай — бик зур байлык! Әти исән булса, бигрәк куаныр иде бу байлыкка. Шулай да бер кыз да яратып карыйсы килә. Кызларның исе үк икенче була, диләр...

Дәвамы: https://syuyumbike.ru/news/tatar-gailse/kazyklar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев