Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казылык, тутырма нинди булырга тиеш, эремчекнеӊ яхшысы нинди?!

Балтачта иӊ яхшы ит һәм сөт ризыкларын ачыклаячаклар. Җиӊүчеләр җитештерелгән продукцияне сату өлкәсендә «Туган Як» проектында бушлай катнашу хокукына ия булачак.

30 нчы сентябрьдә 14 сәгатьтә һәм 16 сәгатьтә Балтач районы мәдәният йортында уздырылачак зур чараларда катнашып Сез бу турыда белә аласыз.

Районыбызда «Татарстан республикасы кооперацияне үстерү буенча компетенция үзәге» вәкилләре халык һәм эшмәкәрләр белән очрашулар уздырган иде.

Бу мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен 30 нчы сентябрь көнне Балтачта "Нәтиҗәле үсеш һәм кооперация атналыгы" үткәрү планлаштырыла.

Бу көнне көндезге 14 сәгатьтә иӊ элек ит ризыкларыннан әзерләнгән тутырма һәм казылыклар, сөттән эшләнгән продукцияләр күргәзмәсен оештыру күздә тотыла. Күргәзмәнеӊ эш вакытында жюри иӊ яхшы ит һәм сөт ризыкларын ачыклаячак. Җиӊүчеләр җитештерелгән продукцияне сату өлкәсендә «Туган Як» («Родной Край») дип аталучы проектта бушлай катнашу хокукына ия булачаклар.

Ә инде 16 сәгатьтә оештыручылар театральләштерелгән номерлар аша гамәлдәге хуҗалыкларны ныгыту һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларның табышлылыгын арттыру юлларын тәкъдим итәчәкләр. Анда артистлар катнашуы һәм чыгышы көтелә.

Моннан тыш, авыл хуҗалыгына кооперациясе ярдәмендә яшьләрне актив җәлеп итүче чит ил белгечләре белән телеконференция оештыру көтелә.

Рәхим итегез!

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кооперацияләр эшчәнлеге